Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле өлкәннәре “Оста куллар” түгәрәгенә йөри

Өлкән яшьтәгеләр өчен

Чүпрәле районында яшәүче халыкның өчтән бер өлешен пенсионерлар, ягъни өлкән яшьтәге кешеләр тәшкил итә

Лаеклы ялга чыгып, үзе хезмәт куйган оешмадан киткәч, буш вакытларын ничек үткәрергә белми, куркып калучылар да бар. Балалары белән бергә яшәгән өлкәннәр турында түгел, ялгыз яшәүчеләр турында бара бу очракта сүз. Андыйларга нишләргә? Кая барырга? Бу очракта Россия Пенсионерлар союзының Чүпрәле районындагы бүлекчәсе ниләр тәкъдим итә?

Күптән түгел генә бүлекчәнең җитәкчесе итеп Дилүзә Азизова билгеләнде. Аңа кадәр эшләгән Дамир Алимов та (мәрхүм), яңа җитәкче дә өлкәннәр буш вакытларында күңелсезләнмәсен, гомумән, аларның андый чаклары аз булсын дип төрле чаралар оештырдылар һәм оештыралар.

– Күптән түгел генә бадминтон буенча ярышлар булды. Өлкән яшьтәгеләребез  бергә җыелышып, атна саен, волейбол уйныйлар, “Акчарлак” йөзү бассейнына йөриләр.  Әле менә район мәдәният йорты базасында аерым бер бүлмәдә “Оста куллар” түгәрәге ачып җибәрдек, - ди Дилүзә Азизова.

Биредә хатын-кызларга бәйләүнең төрле алымнарын өйрәтәләр.

– Әни-әбиләребез кышкы озын кичләрдә аулак өйгә җыелышып, бәйләвеч бәйләгәннәр. Шунда берсеннән-берсе матуррак, катлаулырак бизәкләр уйлап тапканнар. Осталыкларының серләрен шул тирәдә  бөтерелеп йөргән яшь-җилкенчәк белән уртаклашканнар. Үзара  эш тәҗрибәсе белән уртаклашу кешеләрне бер-берсенә якынайту, дуслаштыру, татулыкка өндәүнең мөһим бер чарасы. Алай гына да түгел, кул эшләре җанга рәхәтлек тә бирә бит әле,- ди түгәрәкне җитәкләүче Дилүзә Азизова.

Бүлекчә җитәкчесе бәйләү белән генә чикләнеп калмаячаклары, теләүчеләр, йөрүчеләр булганда хореография, театр, вокал буенча һәм башка шундый түгәрәкләр ачарга мөмкинлекләре барлыгы турында да сөйләде. Түгәрәкләрне алып барачак кешеләр һәм сәгатьләре дә билгеле. Хореография түгәрәге генә көннең икенче яртысында эшләячәк, калганнары иртәнге сәгать унга билгеләнгән.

– Гомумән, безнең өлкән-нәребез тынгысыз җанлы бит алар. Кич белән район  үзәгенә чыксаң аларның күбесен скандинавия таяклары тотып йөргәндә очратырга була. Менә шулай йөрегәндә дә мәдәният йортына сугылып чыгыгыз,  диясем килә. Очрашырбыз, сөйләшербез, киңәшербез, кемгә ниләр кирәген ачыкларбыз – без сезнең белән, - ди Дилүзә Азизова.

Россия Пенсионерлар союзының Чүпрәле районындагы бүлекчәсе җитәкчесе Дилүзә Азизовага 89586287475 номеры буенча шалтыратырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев