Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле кызы “Шаян ТВ” балалар телеканалында стажировка үтәчәк

Казанда «Алтын каләм” – «Золотое перо» XXIV Республикакүләм балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты фестивале тәмамланды.

 

Фестиваль яшьләрнең талантын ачу, аларга ярдәм итү максатында оештырыла.

Быел «Алтын каләм» фестивале 24 тапкыр уздырылды. Республика бәйгесендә 120 артык бала катнашты. Татарстанның 22 районыннан зона турларын үтеп килгән  җиңүчеләр арасында  район балалар иҗат йортының “Яшь журналистлар” түгәрәгендә шөгыльләнүчеләр  ( җитәкчеләре Энҗе Җәлалова): Айгөл шәрәфетдинова, Эльвира Җамалетдинова һәм Рияз Измайлов та бар иде.  

 Мәктәп укучылары биш көн дәвамында рус һәм татар телендә басма матбугат, радио, телевидение, мультимедиа, дизайн һәм верстка, фотожурналистика юнәлешләренә бүленеп, осталыкта көч сынашты. Басма матбугат юнәлешендә эшләүчеләр үзләре ике төркемгә бүленеп, татар телендә – ике, рус телендә ике журнал чыгардылар. Балалар чын редакция тормышы белән яшәп, бу көннәрне иҗат рухында үткәрделәр.

Әйтергә кирәк, әлеге фестивальдә яшь журналистларыбыз  лаеклы чыгышлар  ясап, катнашучы сертификатлары алдылар.  Эльвира Җамалетдинова исә фестивальнең  махсус бүләгенә лаек булды. Ул “Шаян ТВ” балалар телеканалында стажировка  үтәчәк.

Исегезгә төшерәбез, фестивальнең төп җиңүчеләре  КФУның "Журналистика" бүлегенә керү өчен грант белән бүләкләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев