Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле көрәшчеләре республика келәмендә бил алыша

Шушы көннәрдә Яшел Үзән муниципаль районының Төньяк Нурлат бистәсендә легендар көрәшче, Татарстан Республикасының атказанган физкультура хезмәткәре, Татарстан Республикасының атказанган тренеры һәм СССР ның спорт остасы Диләр Хәлилов призларына яшүсмерләр арасында татар – башкорт көрәше буенча республика турниры узды.

Анда республиканың күп кенә районнарыннан йөзгә якын көрәшче призлар өчен келәмгә чыкты. Әлеге турнирда безнең район данын тренер Радик Низамов җитәкләгән Кече Чынлы урта мәктәбе көрәшчеләре яклады. 60 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында Илдар Басыйров өченче урынны яулады. Нияз Рәимов, Илназ Нуруллин һәм Ранис Кузинның да көрәш алымнарын хөкемдарлар югары бәяләде. Турнирны оештыру һәм үткәрүдә ярдәм күрсәткәне өчен тренер Радик Низамовка 2 санлы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директорының Рәхмәт хаты тапшырылды. Яшь көрәшчеләребезне ярышларда лаеклы бил алышулары белән тәбрик итәбез, аларга укуларында уңышлар һәм киләчәктә югары спорт күрсәткечләренә ирешүләрен телибез. 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X