Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле күппрофильле лицейда “Уйнап күңел ачабыз” дигән музыкаль чара узды

  Уеннар, тәрбия чарасы буларак, баланың шәхес булып формалашуына зур йогынты ясый, психик үсешенә ярдәм итә.

 Уеннар – милләтнең бай рухи хәзинәсе ул. Алар милләт, җәмгыять үсеше процессындагы яшәү рәвешләрен, социаль, иҗтимагый күренешләрне һәм ерак заманнарда яшәгән әби - бабаларыбызның дөньяга карашын, тормыш-көнкүреш сурәтләмәләрен үзләренә «сеңдереп», саклап килгәннәр. Шуның өчен уеннар милләтнең этник тарихын өйрәнүдә кыйммәтле чыганак булып хезмәт итәләр.Уеннар-халык иҗаты җимеше ул.Аларны халык уйлап чыгарган.Әлеге уеннар онытылмаган, ә бүгенге көнгә кадәр килеп җиткән.

  Уеннар, тәрбия чарасы буларак, баланың шәхес булып формалашуына зур йогынты ясый, психик үсешенә ярдәм итә. Алай гына да түгел, алар  дуслык, иптәшлек, гаделлек, зирәклек кебек сыйфатлар да тәрбияли. Уеннар ярдәмендә бала тырыш, көчле, сәләтле, нык ихтыярлы булып үсә.

Реклама

Күптән түгел лицейда “Уйнап күңел ачабыз” дигән музыкаль чара үткәрелде. Әлеге чарада укучылар иң элек татар халык уеннары белән таныштылар.Шуннан соң алар  “Түбәтәй”, “Әтәчле”, “Урындыклар”, “Утраулар”, “Колакка колак” ,”Яулык алыш” кебек  кызыклы уеннар уйнадылар. Аларга әлеге чара бик ышады һәм киләчәктә уеннарның башкаларын уйнарга теләкләрен белдерделәр.Халкыбызның күңел җәүһәрләре онытылырга тиеш түгел.Ә киресенчә, аларны киләчәк буынга тапшырып калдырырга кирәк.

  Гөлназ   Мәүлиханова, туган тел һәм әдәбияты укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X