Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле китапханәчеләре Лев Толстой елына нәтиҗә ясадылар

Лев Толстой елы тәмамлана 

Үткән елны Татарстан Республикасында “Лев Толстой елы” дип атауны республика Президенты Рөстәм Миннеханов игълан иткән иде. Шушы уңайдан ел дәвамында район китапханәчеләре тарафыннан шактый гына чаралар оештырылды.

2018 ел тәмамланырга санаулы гына көннәр калганда, район мәдәният йортында дөньяга киң танылган, рус язучылары арасында аерым урын тотучы, язучы – романчы Лев Николаевич Толстой елы тәмамлану уңаеннан зур чара үткәрелде. Китапханәләр хезмәткәрләре баларга Лев Толстойның тормышы, иҗаты, гаиләгә һәм религиягә мөнәсәбәте, басылган әсәрләре турында сөйләделәр.

Язучының әдәби нәселдәнлегенә килгәндә, аның 90 нан артык томлы нәфис һәм публицистик әсәре, көндәлек язмалары бар. Шулай да аны әдәбият буенча Нобель премиясенә тәкъдим итүче булмаган. Чара презентацияләр белән үрелеп барды, укучылар язучы иҗатына багышланган викторина сорауларына җаваплар бирделәр. Әлбәттә инде, Кыш бабай белән Кар кызы иң актив, иң дөрес җавап биргән балаларны татлы бүләксез дә калдырмадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев