Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле икмәк заводына "ТАССРның 100 еллыгы" билгесен куллану сертификаты тапшырылды

Сертификат республика җитештерүчеләренә тапшырыла, билгене җитештерелә торган продукция төргәгендә кулланырга мөмкин

Чүпрәле районына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхрәзыев 2019 ел ахырында ачылган икмәк заводы эшчәнлеге белән танышты. Сәфәр дәвамында аны район башлыгы Марат Гафаров озатып йөрде.

Предприятие белән танышу барышында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасарына икмәк заводында җитештерелә торган продукциянең бөтен ассортименты тәкъдим ителде. Васил Шәйхрәзыев җитештерүдә сыйфатны контрольдә тоту алымнары, кадрлар белән тәэмин итү һәм хезмәткәрләр өчен тудырыла торган шартлар, шулай ук,  продукцияне  сату мәсьәләләре белән кызыксынды.

- Икмәк-булка, кондитер эшләнмәләре базары җитештерүчегә карата катгый таләпләр куя. Продукцияңнең сыйфатына аерым игътибар бирү, шулай ук кулланучыларның таләпләрен өйрәнү, аларны исәпкә алу, моннан тыш, товарны сату юлларын эзләү дә мөһим. Ярминкәләргә, бәйрәмнәргә, күрше төбәкләргә чыгарга, бер сүз белән әйткәндә үз товарыңны сатарга өйрәнергә кирәк, - дип билгеләп үтте Васил Шәйхрәзыев.

Эш визиты кысаларында Васил Шәйхрәзыев предприятие җитәкчесе Альфред Низамовка «Татарстан АССРның 100 еллыгы» мәгълүмат билгесен куллануны раслаучы сертификат тапшырды..

«Логотип урнаштыру продукциянең сыйфатын гарантияли һәм Татарстан тарихын пропагандалый» , - дип искәртте республика Премьер-министры урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев