Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле игенчеләре имтихан тотты

Шушы көннәрдә язгы кыр эшләрендә катнашачак тракторларның һәм аларга тагылма агрегатларның техник торышын тикшерү максатыннан районыбызда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгының махсус комиссиясе эшләде.

Аның составында ТР Үзйөрешле машиналарның һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе башлыгы Радик Зыятдинов, “Гостехнадзор” ның Чүпрәле муниципаль районы буенча бүлеге начальнигы Илдар Шәйхаттаров, район авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек идарәсе начальнигы Тәлгать Халитов, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм баш белгечләре катнашты. “Нинди вәзгыять булуга да карамастан, язгы кыр эшләрен, шул исәптән чәчүне кичектерергә хакыбыз юк. Басулардагы бөтен агротехник чараларны үзвакытында һәм югары сыйфат белән башкарырга кирәк”, - диде “Эталон – Агро” җәмгыятенең машина – трактор паркында чара башланыр алдыннан район башлыгы Марат Гафаров. Комиссия машина–трактор паркларында техниканың торышын, тормоз, руль системасы, яктырткыч ут приборларының, тавыш сигналларының төзеклеге тикшерде, механизаторлар белән тәэмин ителешне карады, игенчеләр белән очрашты. Район җитәкчесе Марат Ринатович язгы кыр эшләрендә катнашучыларның хезмәт шартлары, эшкә түләү һәм көндәлек проблемалар белән кызыксынды.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча җаваплылыгы чикләнгән “Цильна” җәмгыяте (40 балл), “Ак Барс – Чүпрәле” агрофирмасының “Городище” филиалы (38 балл) һәм “Низамов” крестьян – фермер хуҗалыгы (37 балл) җәмгыяте механизаторларының тырышлыклары аеруча югары бәяләнде. Комиссия рәисе Радик Зыятдинов Чүпрәле районы игенчеләре алдагы кыр эшләрендә дә сынатмаслар дип, техника төзекләндерүдә куйган хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев