Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле игенчеләре өчен 2019 ел нинди булды?

Әлеге хакта район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Тәлгать Әхмәтсафа улы Халитов белән әңгәмә.

–Тәлгать Әхмәтсафиевич, соңгы ун елда табигать Чүпрәле игенчесен төрле яклап сыный. Әле корылыгы, эсселеге белән яндыра, әле җил-давылы чәчүлекләрне себереп алып китә, әле яңгырлары бер башланса туктый белми...

–Әйе, 2019 ел да район агросәнәгате өчен җиңелләрдән булмады. Язгы чәчүне төгәлләгәч, май ахырларында башланган корылык безне хафага салды. Җитмәсә, көзлеген чәчеп калдырган культуралар да көтелгән шытымнарны бирмәде. Агрочараларны, технологияләрне вакытында үтәү, минераль ашламаларны дөрес куллану нәтиҗәсендә генә үсемлекләрне саклап кала алдык. Һәм көзлеген район буенча бөртекле культуралар биләгән 34 мең гектардан  уртача 27 центнердан артык бөртек суктырып, тулаем 94500 тонна ашлык җыеп алуга ирештек. 2018 елда исә бу күрсәткеч 82000 тонна иде.

Шундый шартларда да районда бөртеклеләрнең һәр гектарыннан  51 центнерга якын уңыш алучылар булганлыгын да әйтәсем килә “Цильна” хуҗалыгы басуларында, мәсәлән, иген уңышы уртача 50,8 центнерны тәшкил итте.  Димәк, кырчылыкның уңышлы үсеше табигатькә генә түгел, кеше факторына да бәйле.

Игенчелек турында сөйләгәндә, киләсе ел чәчүе өчен 10256 (115 %) тонна күләмендә орлык запасы булдырылуы, 9500 гектарга якын мәйданда уҗым культуралары чәчеп калдыруыбыз, 48100 гектардан артык мәйданда җирләрнең туңга сөрелүе турында да әйтергә кирәк. Чөнки, ни генә дисәк тә, шушы кечкенә генә уңышларыбыз нигезендә гади механизатордан алып, хуҗалык җитәкчесенә кадәр булган звеноның тырыш хезмәте ята.  Шушы тырыш, тынгысыз хезмәт бәрабәренә Чүпрәлеләрнең Татарстан икмәгенә керткән быелгы өлеше 12500 тоннага артыграк булды. –Районның кырчылык өлкәсендә генә түгел, терлекчелек өлкәсендә дә билгеле бер уңышлары бар. Күптән түгел генә матбугат басмалары Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълуматлары буенча Чүпрәле районында мөгезле эре терлекләрнең баш саны артуы турында язып чыкты. Бу турыда ни әйтер идегез?

–Чүпрәле районы – ул авыл хуҗалыгына нигезләнгән район. Һәм безнең халкыбызның мал-туарны күпләп, яратып асравы да элеккедән  килә. Шәхси хуҗалыкларда да, күмәк предприятиеләрдә дә терлек саны елдан-ел арту ягында. Быел мал-туарның гомуми саны 14713 башка җитте. 2018 ел белән чагыштырганда 118 башка артык.

–Тәлгать Әхмәтсафиевич, мал-туарның баш санын арттыру хуҗалыклар җилкәсенә өстәмә йөк булып ятмыймы соң? Аларны ашатырга да кирәк, дигәндәй...

–Һич тә алай түгел. Мал азыгы әзерләү агросәнәгать секторы эшчәнлегендә өстенлекле юнәлеш. Инде менә ике ел рәттән район хуҗалыкларында мал-туар өчен ел ярымлык азык запасы әзерләнә. 2019 – 2020 елгы кышкы чорга район буенча бер баш терлеккә күчереп исәпләгәндә 26,5 центнер азык берәмлеге булдырылды.

Бер генә хуҗалыкта да азыкка кытлык юк. Күләм артыннан куып, сыйфат хакында оныталар, дип уйлый күрмәгез.

Хуҗалыкларда беренче класслы мал азыгының сыйфатын саклау өчен күп көч куела. Кукуруз  яхшы уңыш бирде. Мөгезле эре терлекләр рационын баету өчен мул итеп  яхшы сыйфатлы печән, сенаж  әзерләнде.

–Үткән елларда товарлыклы-сөтчелек фермаларында  бер баш сыердан уртача  5500 кг. сөт саву турында сүз барган иде. Әлеге йөкләмә үтәләме?

–Үтәләчәк. “Цильна”, “Эталон-Агро”, фермерлар һәм “Ак Барс- Чүпрәле” агрофирмасының кайбер филиаллары сөт җитештерүнең 2018 елгы күрсәткечләрен узып эшлиләр. Район буенча ун айда һәр савым сыердан уртача 4698 килограмм сөт савылды. Бу исә ел ахырына 5500 чиген узып китүгә ышаныч бирә. Тулаем алганда быелның ун аенда 218939 центнер сөт, узган елның шул чоры белән чагыштырганда 8840 центнерга артык, җитештерелде.

Ит җитештерү күрсәткечләре дә уңай – ун айда 15450 центнер (101 %). Монда “Ак Барс - Чүпрәле” агрофирмасының Иске Ишле, Зур Аксу, Татар Бизнәсе, П.В. Дементьев исемендәге агрофирманың Яңа һәм Кече Уби филиаллары терлекчеләре бик әйбәт эшләделәр. Яңа Ишле, Чуваш Бизнәсе һәм “Цильна” хуҗалыкларында симертүгә куелган мөгезле эре терлекләрнең тәүлек саен 900 граммга якын үсеше тәэмин ителә. Ун айда район буенча 4849 баш яшь үрчем алынды. Урыннарда яшь терлекләр белән эшләүгә мөнәсәбәт үзгәрде, аларның үлеме кимеде. Ел саен ферма биналарына агымдагы яисә капиталь ремонт үткәрелеп тора. Хуҗалыклар моның өчен үз акчаларын да кулланалар, республика программаларында да катнашалар.

–Авыл хуҗалыгында кадрлар составы яңартыламы? Авылга яшьләр кайтамы Тәлгать Әхмәтсафиевич?

–Яшермим, бүген хуҗалыкларда инженерлар, агрономнар, ветеринария табиблары җитешми. Тик без бу уңайдан да тиешле чаралар күрәбез. Акрынлап кына булса да авылда яшьләр кала, я булмаса шәһәрдән туеп, кайта башлады. Бүгенге көндә югары аграр уку йортларында 57 студентыбыз укый. Соңгы биш елда районга ун яшь белгеч кайтты. Алар хуҗалыкларга беркетелде. Барысы да дәүләт ярдәменнән файдаланды һәм файдалана.  Татарстан Республикасы күләмендә уздырылган конкурсның “Һөнәре буенча иң яхшы” номинациясендә 35 яшькә кадәрге белгечләр арасында дүрт белгечебез Дипломнарга һәм акчалата премияләргә лаек булды.

–Яшьләргә техниканың да заманча булуы, авыл хуҗалыгының техник яктан яхшы коралланылышы да кирәк. Аларны 80нче еллар техникасында эшләтә алмыйсың. Хуҗалыкларда техника яңартыламы?

–Бер яктан караганда, бу шулай. Әмма икенче яктан, заманча техника да аларны “иярләячәк” кешенең белемле,  акыллы булуын таләп итә. 2019 елда, мәсәлән, хуҗалыкларда техника паркы 86 млн. сумга яңартылды. Бу суммага ашлык комбайннары, югары егәрлекле тракторлар, чәчү комплекслары кергән. Әйтергә кирәк, әлеге техника энергияне сакчыл куллану, җиһазлары ягыннан да замана таләпләренә җавап бирә.

–Тәлгать Әхмәтсафиевич, республика, ил күләмендә авыл кешесен яклаган төрле программалар гамәлдә. Аларда чүпрәлеләрнең катнашуын ничек бәяләр идегез?

–Бу программалар буенча үз эшчәнлекләренә акча җәлеп итү йөзеннән авыл халкының тагын да активрак булуын теләр идем. Безнең халык “бушлай сыр капкында гына була” дип күп нәрсәгә шикләнеп карарга күнеккән. Бу очракта шикләнергә кирәкми, әлбәттә. Эшләргә теләгәннәргә дәүләт чынлыкта да ярдәм итә. Сыер тотучыларга, кош-корт алучыларга, үз эшләрен башлап җибәрергә теләүчеләргә дәүләт биргән акчалар бик ярап куя. Безнең районда бар бу программалардан файдаланучылар. Узып бара торган елда гына да Чүпрәле районының өч гражданы “Эш башлаучы фермер” проектында катнашты. Һәм шуның нигезендә Данир Бельдичков – бәрәңге үстерү, Ринат Айзәтов –  мөгезле эре терлек симертү, Виктор Карабаев сөт җитештерү юнәлешендә эш башларга дип 3әр млн. сумлык грант оттылар. Киләсе елларда районда, шулай ук, ит һәм сөт эшкәртү буенча, ике кооператив булачак. Быел ук инде әлеге эшнең проектларын яклап Фәргать Шиһапов һәм Рамиль Рафиков дәүләттән 5әр млн. сумлык ярдәм алдылар. 11 кеше кече ферма төзү өчен мөрәҗәгать иткән  иде. Аларга да барлыгы 3,6 млн. сум күләмендә акча кайтты. Сөт малларының баш санын саклап калу максатыннан да субсидияләр гамәлдә. Әлеге субсидиянең, мал-туар башы күп булгачтын, саллы гына өлеше безнең районга туры килә. 2019 елда ул 18,5 млн. сумны тәшкил итте.   Элек елларда кош-корт алуга тотылган акчаларның беркүпме өлешен субсидия рәвешендә кире кайтару артыннан бик теләп йөрмәгән авыл кешесе соңгы арада бу эшне дә үз күрә башлады. Быел 42 шәхси хуҗалык шундый субсидияне алды.

Әйткәнемчә, ирешкән уңышларыбыз да бар. Әмма ирешелергә тиешлесе тагын да күп. Хезмәт сөючән, тырыш халкыбыз белән бердәм булып эшләгәндә алга куелган максатлар тормышка ашар, дип уйлыйм. Һәм авыл хезмәтчәненең һәрберсе–олысы, кечесенә, аеруча ветераннарыбызга ныклы сәламәтлек, киләсе көнгә ышаныч телим.

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында “Иң яхшы комбайнчы” конкурсына нәтиҗә ясалды. Конкурста 1464 комбайнчы катнашты. Шулар арасыннан эш нәтиҗәләренә карап 500 уңган  сайлап алынды. Аларның сигезе Чүпрәле районыннан Рәфикъ Шәйдуллов (“Цильна”), Алмаз Низамов, Фәнис Шәйхаттаров (“Низамов А.А.” КФХ), Илдус Җәмдиханов, Фәнис Вәлиев  (“Цильна”), Дамир Әхмәтов (Махмутов И.Ф.” КФХ), Ильмас Низамов (“АгроТрансПорт”), Петр Архипов (“Ак Барс -Чүпрәле”). Җиңүчеләр 60 һәм 35әр мең сум күләмендә акчалата бүләк ала.  Калган алдынгы игенче-механизаторлар, терлекчеләр, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре бүгенге “Уңыш бәйрәме”ндә хөрмәтләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев