Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле ГХАТ бүлегендә никахны теркәү тантанасы маска һәм перчаткаларда узды

12 майдан ТР ГХАТ бүлекләре никах теркәүне яңадан башлап җибәрде, әмма тантанада катнашучылар саны 10 кешедән артмаска тиеш.

Бүген Чүпрәле районы ГХАТ бүлегендә Илнар Фәнис улы Шәйхаттаров һәм Зилә Ильяс кызы Галиуллинаның никахлары теркәлде. 

Илнар Иске Чокалы авылында туган, ә Зилә Яшел Үзән районыннан. Икесе дә  Казан шәһәрендә яши һәм эшли, икесе дә медицина хезмәткәрләре. Яшьләр апрель башында мөнәсәбәтләрне законлаштырырга теләгәннәр, әмма пандемия белән булган хәл үз төзәтмәләрен кертә..

Исегезгә төшерәбез, коронавирус таралган чорда үз-үзеңне изоляцияләү режимы шартларында республиканың ЗАГС бүлекләрендә никахны теркәү туктатылып торды. ТР Министрлар Кабинетының карары нигезендә чикләү чаралары туталганнан соң, тантаналы теркәүләр яңадан башланды.

Чүпрәле районы ГХАТ бүлеге җитәкчесе Альбина Шәрәфетдинова билгеләп үткәнчә, коронавирус белән бәйле вәзгыятькә карамастан, туйлар саны кимемәгән һәм  күчерелмәгән, бу бердәнбер очрак. "Яз көне гадәттә, туйлар сезоны түгел. Бу яшьләрнең май аенда өйләнүшүгә карата булган ышануларына бәйле һәм дә мөселманнарның бу айда Ураза вакыты да иде. Соңгы никах теркәү тантанасы 7 мартта будган иде һәм менә самоизоляцияләү режимынна соң бу беренче теркәү булды, - дип сөйләде Шәрәфетдинова.

ГХАТ бүлеге начальнигы сүзләренә караганда, яшьләр хәзер, нигездә, җәйге айларына гариза бирә. Июнь аена инде 8 гариза кергән, беренче теркәү тантанасы 6 июньдә булачак.

Исегезгә төшерәбез, Чүпрәле районы ГХАТ бүлеге гадәти режимда эшли. Балалар туу, үлем, аерылышу, никах теркәү турында таныклык бирү, никах теркәү, документларны яңадан торгызу һ.б. дәвам итә. Әлбәттә, барчык чаралар маска һәм перчаткалар киеп башкарыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев