Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле эшмәкәрләре ничек яши?

Район эшмәкәрләре ничек яши? Аларны ниләр борчый? Шундый сорауларга эшмәкәрләргә ярдәм итү  үзәге җитәкчесе Данис Айнуллов җавап бирде.

 

–Данис Илгизович, районда эшмәкәрлекне үстерү эше ничек куелган. Аларның район бюджетын тулыландыруга керткән өлеше нинди? (Рәшит Фәтхуллов, “ТЯ” журналисты)

–Районда 352 урта һәм кече эшмәкәрлек субъекты, 74 җаваплылыгы  чикләнгән җәмгыять  исәпләнә. Анда 791 кеше хезмәт куя.

Беренче яртыеллыкта кече һәм урта эшмәкәрлек  оешмаларындагы товар әйләнеше үсеше 14,3 процентны тәшкил итте.

 

Район бюджетына кергән барлык салымнарның һәм салымнардан тыш керемнең 22,2 проценты урта һәм кече бизнеска туры килә.

–Элегрәк эшмәкәрлек дигәндә иң элек кибет ачып сәүдә итүне күз алдына китерә идек... Бу уңайдан ни әйтер идегез?(Р.Ф.)

–Вакыт алга атлаган саен яңа таләпләр, яңа ихтыяҗлар туа тора. Ихтыяҗ булган җирдә – тәкъдим дә бар. Районда да сәүдә, сөт һәм ит җитештерү кебек эшмәкәрлекнең традицион төрләре белән беррәттән, кием-салым тегү, транспорт хезмәтләре күрсәтү,  түбә ябу,  металлдан җиһазлар ясау, агач эшкәртү, пластик тәрәзәләр ясау, икмәк һәм камыразык пешереп сату, балчылык, җиләк һәм яшелчә җитештерү, төрле көнкүреш хезмәте күрсәтү юнәлешләре үсеш алды.

–Белгәнебезчә, үз эшен башлап җибәрергә теләүчеләргә дәүләт тә ярдәм итә...(Р.Ф.)

–Нәкъ шулай. Эшмәкәрләр, бигрәк тә авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләр кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерүгә булышлык итү программалары нигезендә дәүләттән ярдәм алалар. Агымдагы елда да  республиканың шәхси ярдәмчел хуҗалыкларны үстерү программасында райондашларыбыз катнашты һәм Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы аша 2,552 млн. сум ярдәм  алды. Грант отучылар авыл хуҗалыгы техникасы, мал - туар сатып алдылар; терлекчелек биналарын ремонтладылар, яисә төзеделәр; сөт суыту җиһазлары кайтардылар. Узып баручы 2018 елда гаилә фермаларына ярдәм программасында катнашу өчен 12 кеше гариза язган иде, хәзер алар үзләренең минифермаларын оештырып, нәтиҗәле генә эшләп киттеләр.

Районда бүгенге көндә 61 «Кече гаилә фермасы» һәм 19 югары технологияле «Гаилә фермасы» эшли.

–Эшмәкәр итеп теркәлдең дә,  ди. Җитештергән продукцияне кая илтәргә соң? (Резеда, Иске Чүпрәле авылы).

–Эшмәкәрләр үз продукцияләрен күргәзмәләргә чыгаралар, район һәм республика күләмендә узган ярминкәләрдә саталар. Эшмәкәрләр җитештергән товарны халыкара дәрәҗәгә чыгару юнәлешендә махсус үзәкләр эшли. Алар, шул ук вакытта, эшмәкәрләрне өйрәтү, белемнәрен күтәрү курсларын да оештыралар. Татарстан Республикасында продукция сату механизмнарын җиңеләйтүгә булышлык итә торган электрон каталог та бар. Аны тутыру белән ТР дәүләт заказлары агентлыгы шөгыльләнә.

Шуны да әйтим, элек елларда эшмәкәрләр тикшерүче структураларның күп булуыннан зарланалар иде. Хәзер андый киртәләр алып ташланды. Продукцияң булса – аны сатып та була. Һәрхәлдә, безгә бу уңайдан мөрәҗәгать иткәндә, ярдәм итәргә тырышабыз.

–“Промышленность площадкасы” эшли башлый. Эш урыннары булачак дигәннәр иде... (Рәис, Иске Чокалы).

–“Чүпрәле” сәнәгать мәйданчыгын үстерү буенча эшләр дәвам итә. 19 гектар мәйданны биләгән территориядә яңа биналар сафка басты, 37 яңа эш урыны булдырылды. Бүгенге көндә анда уенчыклар һәм полимер эшләнмәләр җитештерүче “Формпласт”, икенчел чималны җыю һәм эшкәртү белән шөгыльләнүче җаваплылыгы чикләнгән “Фламинго” җәмгыяте һәм металл эшләнмәләр җитештерүче шәхси эшмәкәр Раиль Хөснетдинов, ягъни өч резидент эшли. Алар тарафыннан агымдагы елның беренче яртысында гына да 14,6 миллион сумлык продукция җитештерелде. Якын арада тагын дүрт резидент җитештерү белән шөгыльләнә башлар, дип көтелә.

–Җирле инвесторлар буларак кемнәрне атар идегез? (Р.Ф.)

–Бар алар. “Сельхозтехника” берләшмәсе таркалгач, мәсәлән, аның территориясе ташландык булып калган иде. Хәзер анда шәхси эшмәкәр Нәфисә Хәйруллова автомобильләр юу һәм техник хезмәт күрсәтү максатында бер бинаны ремонтлады, жиһазлар кайтарды. Инвестиция күләме җиде миллион сум тәшкил итте, биш яңа эш урыны булдырылды. Шәхси эшмәкәр Фәнис Хәйруллин шушы ук территориядә җәмәгать туклануы бинасын төзеде. Җиде яңа эш урынына исәпләнгән әлеге объект 8,3 миллион сум күләмендә инвестицияләнде. Шәхси эшмәкәрләр Надир Мөшәрәпов һәм Альфред Низамов тырышлыгы белән минипекарня һәм үз эчендә җәмәгать туклануын  да алачак сәүдә үзәге бинасын, “Матурлык салоны”н төзүне тәмамлап киләләр. Бу исемлекне тагын да дәвам итеп булыр иде. Барысы да күз алдында, диясем килә.

–Районның кече һәм урта бизнеска караган предприятиеләрендә уртача хезмәт хакы күпме икән? (Рамилә, Иске Чүпрәле).

–2018 елның узган тугыз аенда эшмәкәрлек тармагында уртача айлык хезмәт хакы 16 947 сум булды. Район буенча ул күрсәткеч 22227 сумны тәшкил итә.

–Кече һәм урта бизнеста проблемалар да юк түгелдер...

–Проблемалар кайда юк? Алга атлаган кешенең юлы гел шома гына булмый – төрле каршылыклар һаман очрап тора. Әмма “Җан биргәнгә – юлын да бирермен”, дигән. Шуңа да  эшкә алынудан курыкмаска кирәк.

Киңәш кирәк булганда безнең үзәккә  килегез, я булмаса шалтыратыгыз  диясем килә, райондашларга. Телефон номерым– 89376129888. Эшчәнлекнең нинди төрен сайлаганда дәүләтнең нинди ярдәменә өмет итеп була, кайда нинди кыенлыклар барын, аларны урап узу юлларын бергәләп киңәшербез, хәлдән килгәнчә ярдәм итәрбез. Бары тик эшләргә теләк кенә булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев