Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле эшмәкәрләре Мордовиядә булып кайтты

Бу район эшлеклеләренең  башка төбәкләргә өченче сәфәре, моңарчы чүпрәлеләр Удмуртия һәм Ульяновск  өлкәсендә булдылар.

Район башлыгы Марат Гафаров җитәкчелегендәге  эшмәкәрләр, авыл җирлекләре башлыклары составындагы делегация эш визиты белән Мордовия Республикасында булды. Бу район эшлеклеләренең  башка төбәкләргә өченче сәфәре, моңарчы чүпрәлеләр Удмуртия һәм Ульяновск  өлкәсендә булдылар.

Күрше өлкәләргә чыгу–эшкуарлык эшчәнлеген җәелдерүдә яңа алымнар өйрәнүне, әлеге төбәкләрдә яшәүче халыкның тормыш-көнкүреше, үзмәшгульлеге белән танышуны күздә тота. Мордовия Республикасының Ромоданово һәм Лямбир  районнарында яшәүче татар эшмәкәрләре белән танышу да  файдалы хезмәттәшлек, партнерлык, дустанә һәм мәдәни мөнәсәбәтләр ныгытуга нигез салды.

Һәркемнең үз эше бар

Бүгенге көндә Мордовия Республикасының Ромоданово һәм Лямбир районнары - хәләл продукция җитештерү буенча актив үсеш алган мәйданчык булып торалар. Биредә «Хәләл» билгесе белән җитештерелгән товарлар ислам таләпләре нигезендә эшләнгән.

Әйтергә кирәк, делегация автобус белән Мордовия Республикасына 2,5 сәгать эчендә барып җитте. Бу бездән башкалабыз Казанга кадәр юл аралыгы. Әлеге республика вәкилләре үзләре дә Татар Шатрашаны-Ульяновск  юлы белән безнең Чүпрәле  районы аша еш узуы мәгълүм булды. Хәтта, намаз уку өчен еш кына Җәмигъ мәчетенә дә тукталалар икән. Ни хикмәт, шулай булса да, күршеләр белән ике арада моңарчы берниниди элемтәләр дә булдырылмаган.

Мордовия Республикасына чүпрәлеләр Лямбир  районы Аксеново авылы чатында аяк басты. Биредә 30лап  татар эшкуарлары милли ризыклар белән каршы алды.  Аннан эшмәкәрләр  «Юлдаш» крестьян-фермер хуҗалыгына юл тотты. Аның җитәкчесе–Рафыйк Фетхуллов. Хуҗалык эшчәнлеге, нигездә, атлар үрчетүгә юнәлтелгән. Рафыйк Фетхулловның үз ат фермасы, ит эшкәртү цехы бар. Эшен 2002 елларда башлап җибәргән. Ит продукциясе ясау өчен халыктан та мал-туар кабул итә.

«Карпай» җәмгыятендә  кыздырылган көнбагыш  җитештерү белән шөгыльләнәләр. Мондый төр цехлар авылда икәү: берсе Мансур Баймашевныкы, икенчесе Фәрит Мәүлихановны. Соңгысында хуҗасының язмышы элек елларда мәктәп тормышы белән бәйле булуын әйтеп үтәргә кирәктер. Ул укытучы, мәктәп директоры да булып эшләгән, соңыннан бизнеска кереп киткән.

«Карпай» компаниясе исә үзенең көнбагышлары белән бүген чит илләргә кадәр таныш сәнәгать. Цехта кыздырып, пакетларга тутырылган көнбагышларны бүгенге көндә барлык кибет киштәләрендә дә күрергә була.

Биредә һәр кешенең нинди дә булса эш белән мәшгуль булуы аеруча, туганнарның бердәмләшеп эшләве гаҗәпләндерде. Әйтик, Мансур абый Абдрәшитовлар  өч бертуганы белән  сугым цехы ачып җибәргәннәр.  Әлеге цех бу җирлектә бердәнбер булып тора һәм халыкка терлек чалу хезмәте күрсәтә. Хезмәт күрсәтү бәясе  - 1500 сум. Клиентка мөселманча чалынган малны чиста, суытылган кыяфәттә кайтаралар ( суыткычта тоталар), кирәк булганда, продукцияне урнаштырырга да ярдәм итәләр.

Һәр йортта диярлек мал-туар асрала биредә. Аны үстереп кенә калмыйлар, табигый ризык та  ясыйлар. Шундый предприятиеләрдән– «Белозерские колбасы", “Тут мясо” һ.б.  Абдулбари Халиков һәм  Айсә Асаиновлар  шәхси хуҗалыкларында иттән колбаса, казылык, төрле консерва ризыклары да җитештерәләр. Продукциягә һәрвакыт ихтыяҗ бар.

Лямбир районында да тырыш, ярдәмчел халык яши. Азат Алмакаевның үз сөт цехы бар, ул анда сөт продукциясе җитештерә. Чирмешә авылында Рушан Азисов яши, ул поддоннар һәм декоратив вак таш җитештерү белән шөгыльләнә. Агач эшкәртү белән шөгыльләнүчеләр дә шактый.

Кибеттә йомырка алган вакытта аның савытының кайда һәм ничек ясалганлыгы турында уйланганыгыз бармы? Булмаса, әйтәм, аларны Мордовиянең Лямбир  районындагы «Европак» җәмгыятендә ясыйлар. Сүз уңаеннан, бу мондый эшчәнлек белән шөгыльләнүче республикада бердәнбер җәмгыять. Биредә шулай ук, кәгазьдән башка төр катыргы әйберләр дә җитештерәләр, әмма, нигездә, йомыркалар савытлары ясыйлар. Моның өчен кулланылышта булган кәгазьләрне кабул итәләр, аны суда тотып, йомшарталар, аннан махсус станокларда тыгызлыйлар. Килеп чыккан матералны янә йомырка савыты ясау өчен җайланмалар аша үткәрәләр.

Алдагы хезмәттәшлеккә нигез салынды

 «Алмаз» мәдәният сарае  һәм шунда эшләп килүче музей эшчәнлеге, чүпрәлеләр өчен махсус әзерләнгән мәдәни программа белән танышу да Мордовия татарларының милли кыйммәтләрне саклау һәм үстерү эшенең аерым бер үрнәге булды.

Сәфәр Мордовия Республикасы Сәүдә Сәнәгать Палатасы директоры Юрий Левашкин катнашында гы утырыш  белән тәмамланды. Биредә һәр як үзенең тәэсирләре белән уртаклашты

Ике як та  уртак эшчәнлекне  эре партнерлык мөнәсәбәтләре белән генә түгел, ә гади генә агач утырту белән дә җайга салырга мөмкинлеге турында әйтте.  Хәтта гади кечкенә генә эш процессы да алдагы  хезмәттәшлеккә нигез сала, дип белдерде җитәкчеләр.

Реклама

Утырыш барышында ике якның да  социаль-икътисади потенциалы видеоязмалар аша тәкъдим  ителде. Анда чүпрәлеләр, шулай ук, Мордовиядә югары сыйфатлы кош итеннән җитештерелә торган Эко «Хәләл» предприятиесе эшчәнлеге белән таныштылар. Биредә  кош-кортны ислам кануннары буенча эшкәртәләр. Продукция илнең һәм дөньяның төрле төбәкләренә җибәрелә. Җитәкчесе-Талип Әбүбәкеров.

Мордовия Республикасы Сәүдә Сәнәгать Палатасы директоры Юрий Левашкин  күрше төбәкләр арасында, һичшиксез, партнерлык мөнәсәбәтләре урнаштырылыр, дип ышаныч белдерде.

–Бизнес-элемтәләрне ныгытуда иң мөһим нәрсә, ул бер-береңә ышаныч. Ышанычка нигезләнгән һәр эш эшмәкәрлекне үстерә. Без җитәкчеләрнең бу очракта бурычы – комачауламаска, ә эшмәкәрләргә ярдәм итәргә. Проблемалар бар, алар булырга тиеш тә. Проблеманы хәл итеп кенә, максатларга ирешергә мөмкин, - дип билгеләп үтте Левашкин.

–Ике төбәк  татар эшкуарларының очрашуы бик куанычлы, - диде Лямбир районы Аксеново авылыннан КФХ башлыгы, “Якташлар” җәмгыяте рәисе  Шамил Әширов. –Бу дөрес юнәлеш һәм аны үстерергә кирәк. Без, татарлар илнең кайсы гына почмагында яшәсәк тә, һәркайсыбызны тел, мәдәният, уртак максатлар берләштерә. Мондый очрашулар– элемтәләрне җайга салу өчен аралашу платформасы ул.  

Район башлыгы Марат Гафаров җылы кабул итүләре өчен зур рәхмәт сүзләрен җиткерде.

– Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү районның социаль-икътисади үсешенең өстенлекле юнәлешләреннән берсе булып тора. Һәм бу юнәлештә Мордовия Республикасы татар эшкуарларыннан алынган тәҗрибә безнең өчен бәһасез, - диде район башлыгы.

Ышанычлы мөнәсәбәтләр урнаштыру билгесе итеп  ике як бүләкләр белән алмашты.

Халык, дус-тату яши

Мордовиядә татар эшкуарларының уңышлы эшчәнлеге аларның хезмәт сөючәнлегенә генә түгел, аларның бердәм, дус-тату, дини юнәлештә булуларына да бәйле. Биредә яшәүчеләрнең үз телләрен, гореф-гадәтләрен, рухи кыйммәтләрне саклау, ата-бабаларга карата хөрмәтле булулары  соклану уята.

Мордовиядәге татар авыллары элеккеге җитеш тормышта яшәүчеләрне хәтерләтә. Авыллар  төзек, матур. Һәр урамның яшәүчеләре  үз акчаларына юллар төзегәннәр. Йортлар ике катлы, аның  беренче катында, гадәттә, ниндидер эшчәнлек алып барыла, ә икенче катта алар яши. Һәр татар гаиләсендә  6-7, хәтта күбрәк бала тәрбияләнә. Хатын-кызлар күбрәк өйдәге эш белән мәшгуль. Алар бергәләп мәчеткә йөриләр, гаилә бизнесы алып баралар. Изге җомга–ял көне булып санала. Бу көнне бер-берсенә кунакка йөриләр, туганнарының хәлләрен белешәләр. Кыскасы, һәр туган көнгә шөкер итеп яшиләр.

Мордовия Республикасы татар эшкуарлары үзләренең клубларын  оештырганнар, аны Гафур  Әбдрәшитов җитәкли. Клуб әгъзалары атнага бер мәртәбә җыелыша, мәсьәләләрне хәл итә.

– Татар эшкуарлары клубын гамәлгә куючылар булып,  тугыз эре эшмәкәр тора.  Безнең клубта барлыгы 42 кеше, бу, нигездә, шәхси эшмәкәрләр һәм КФХ башлыклары. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, клубның составы ел саен киңәя. Татар бизнесменнары клубы каршында «Дуслык» халәл-продукция җитештерүчеләр ассоциациясе төзелде, шулай ук, халыкара ислам бизнесы Ассоциациясе вәкиллеге эшләп килә. Клуб Мордовия Республикасы мөселманнарының төбәкара Диния нәзарәте белән хезмәттәшлек итә, - ди җитәкче.

Клуб әгъзалары республиканың тотрыклы һәм социаль юнәлешле икътисадын булдыру юнәлешендә актив катнаша. Социаль проектларны тормышка ашыруда, спорт, мәдәни чаралар үткәрүдә шулай ук,  мохтаҗларга хәйрия ярдәме күрсәтүдә, тормыш авырлыклары алдында калучыларга, әйтик янучылар, төрле операцияләр ясау кирәк булганда, эшмәкәрләр үзләре авыр хәлләрдә калганда  һ.б, һ.б. очракта  бер-берсенә  ярдәм күрсәтә.

Гафур Абдрәшитов  Бөтендөнья татар конгрессы составына кабул ителүе татар бизнесменнары клубы өчен мөһим вакыйга булуын ассызыклады. Бу хәл 2017 елның ноябрендә булган. Хәзер алар Татарстанда да еш кунак булалар. Үзләре дә татарстанлыларны кунак итеп кабул итә. 2022 елда Бөтенроссия авыл хуҗалыгы Сабантуен үзләрендә үткәрергә ниятлиләр.

Мордовия  сәфәреннән алган хис-кичерешләрне алга таба да  сөйләргә һәм матур мисаллар китерергә мөмкин. Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы белән берлектә оештырылган сәфәр, чыннан да, күңелләрдә  якты хисләр, илһамлану тудырды, район эшмәкләрендә ышаныч тудырды. Сәфәрдән алынган тәҗрибә, иртәгәсе көннең чынбарлыгы булыр дип өметләнәсе килә.

ФОТОЛЕНТА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X