Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле егетләрен армиягә озаттык

12 ноябрь иртәсендә Иске Чүпрәле авылындагы П.В. Дементьев исемендәге хәрби парктан дүрт егет - Риннур Әхмәтҗанов (Яңа Кәкерле), Илфат Бикчуров (Зур Чынлы), Василий Семенов (Коршанги Шигали һәм Ранис Фәткуллин (Иске Кәкерле) тантаналы төстә хәрби хезмәткә киттеләр.

Берничә көннән солдат киеме кияргә тиешле әлеге егетләрне озатырга Чүпрәле муниципаль районы хакимияте вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары, дин әһелләре, һәм әлбәттә инде, әти-әниләр, дуслары һәм якыннары килгән иде. Бүгенге малайларның әлегә мыеклары да, киң җилкәләре дә юк, тик тышкы кыюлык билгеләре сизелеп тора. Армия хезмәтендә алар тагын да ныграк чыныгу алачак. Аларга мораль яктан үзләре дә Кораллы көчләр сафларында хәрби бурычларын үтәгән өлкәннәр дә ярдәм итә. Бүген дә аларга бик күп теләкләр әйтелде. Традиция буенча, булачак Ватанны саклаучылар китәр алдыннан район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәләлов, Яңа Кәкерле, Зур Чынлы һәм Звезда авыл җирлекләре башлыклары Радик Мөхәммәтҗанов, Фаил Фәтхуллов һәм Виктор Григорьев, ветераннарның район советы рәисе урынбасары Рөстәм Хәмидуллин призывникларга җылы теләкләр белән мөрәҗәгать иттеләр. Алар егетләргә хәрби хезмәттә уңышлар, ә хезмәт тәмамланганнан соң, һичшиксез, кече Ватанга әйләнеп кайтуларын теләделәр. Әфган сугышы ветераннарының район советы рәисе Виктор Петухов та да булачак сугышчылар адресына җылы сүзләр әйтте. "Мин Витебскның 103 нче һава-десант дивизиясе составындагы 25 нче бронектанк батальонында хезмәт иттем, 1981 елның маеннан 1983 елның маена кадәр Совет гаскәрләренең чикләнгән контингенты составында Әфганстанда интернациональ бурычымны үтәдем.

Хәрби бурыч һәм солдат дуслыгы минем өчен аеруча изге. Хәрби туганлыкка тугрылык, минемчә, Ватанны саклаучы ир – атның төп өстенлеге. Үз сугышчан дусларым белән мин беркайчан да элемтәне югалтмадым. Сугышчы-интернационалистларны искә алу көнендә (15 февраль) без, һәлак булган иптәшләребезне, сугышта узган яшьлегебезне һәм солдат туганлыгын искә алу өчен бергә җыелабыз. Солдат булу өчен спорт белән шөгыльләнергә, үз ихтыярыңны һәм холкыңны чыныктырырга кирәк. Спиртлы эчемлекләр эчмәскә, тәмәке тартмаска, ә спортзалга, стадионга йөрергә. "Сәламәт тәндә – сәламәт рух", - диләр бит. Иртәгә солдат киеме кияргә тиешле егетләргә уңышлы хезмәт телисем килә»,- дип билгеләп үтте Виктор Петрович. Улы Ранисны армия сафларына озатырга килгән Рәмис  Фәткуллин белән дә аралашып алдык. “Мин үзем дә хәрби хезмәткә бик теләп киткән идем. Ике ел Германиядә танкист булдым. Мактау кәгазьләре белән хезмәтемне тәмамлап кайттым. Улыбыз спортчы. Мәктәптән соң Ульяновскидагы физкультура техникумын тәмамлады. Сигезенче сыйныфтан соң район сабан туенда бил алыша башлады, призлар яулады. Андый егетләргә армия хезмәтен үтү җиңелрәк, билгеле. Иң мөһиме дөньялар тыныч булсын иде”, - ди ул. Якташларыбызга кайда хезмәт итәргә туры киләчәк, анысы инде республика хәрби комиссариатының җыелма пунктында ачыкланачак. Нәкъ менә анда егетләрне гаскәрләр төрләренә бүләчәкләр. Армиягә алынучыларның кайберләре Мәскәү өлкәсенең, Ногинск шәһәрендәге хәрби частьтә, ә башкалары төрле гаскәрләрдә хезмәтләрен башлап та җибәрделәр инде. Озатулар күңелле милли җырлар белән үрелеп барды.

...Китәргә берничә минут калды. Егетләр туганнары, дуслары, якыннары һәм озата килгән иптәш кызлары белән саубуллаштылар. Алар бер-берсенә «хуш» урынына «очрашканчыга кадәр», - диделәр. Очрашканчыга кадәр кадәр, егетләр! Без сезне көтәбез!

Реклама

Рәсемдә: Солдатка китүчеләрне озату гадәттәгечә тантаналы шартларда узды. Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев