Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле егетләре Россия Кораллы көчләренә хезмәт итәргә киттеләр

Көзге-кышкы чакырылыш башланганнан бирле 25 Чүпрәле егете армиягә китте.

Бүген, 30 ноябрьдә Чүпрәле районында егетләрне РФ Кораллы Көчләренә чираттагы озату булды. Тантаналы озату гадәттәгечә Дементьев исемендәге паркта узды.
Егетләргә хәер-фатиха сүзләрен район башлыгы Марат Гафаров җиткерде. Ул Чүпрәле егетләренең лаеклы хезмәт итүләрен билгеләп үтте һәм киләчәктә дә шулай булыр дигән ышанычын белдерде. Сәламәтлек, уңышлар теләде,армия хезмәте рухны ныгыта һәм батыр булу хисе тәрбияли диде.. Һәм, әлбәттә инде, туган якларына бер елдан соң исән-имин кайтуларын теләде.
Бүген Иске Чокалыдан Илсаф Айзәтов, Борындык станциясеннән Руслан Егоров, Татар Бизнәсе авылыннан Гадел Салихов, Иске Чүпрәледән Артур Фәизов, Матак авылыннан Леонид Чичеров, Татар Бизнәсе авылыннан Әнис Хәлилов, Шланга авылыннан Данир Шараев армия сафын тулыландырды. 
Көзге-кышкы чакырылыш башланганнан бирле 25 Чүпрәле егете армиягә китте. Барлыгы 51 кеше чакырылачак.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X