Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле егетләре килешү нигезендә хәрби хезмәткә чакырыла

Буа һәм Чүпрәле районнары хәрби комиссариаты Чиләбе өлкәсенең Чибәркүл шәһәрендәге танк дивизиясендәге  хәрби частьләргә  килешү нигезендә хәрби хезмәткә чакыра.

 

Анда контракт нигезендә, Ватан алдындагы бурычын үтәгән егетләр  хезмәт итә ала. Шулай ук, югары һәм урта һөнәри белем алган  егетләр дә  бер еллык хәрби хезмәт урынына  контракт хезмәтен сайлый ала.

Контракт нигезендә хезмәт итүчеләргә  социаль  ташламалар:  хезмәт хакы (20 мең сумнан югары), торак, медицина ярдәме, пенсия белән тәэмин итү, бушлай юлда йөрү һ. б. каралган. Барлык сораулар буенча: 8 (84375) 2-23-09 телефон номеры белән  Иске Чүпрәле авылы, Мәктәп (Школьная) урамы, 16 нчы йорт һәм 8 (84374) 3-19-80 телефон номеры белән  Буа һәм Чүпрәле районнары хәрби комиссариатына (адресы: Буа шәһәре, Роза Люксембург урамы, 74 нче йорт) мөрәҗәгать итә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев