Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле егетләре ил сакларга китте

Россия Кораллы Көчләре сафларына язгы чакырылыш дәвам итә. 1 апрельдән башланган чакырылыш кампаниясе 106 көн дәвам итәчәк һәм 15 нче июльдә тәмамланачак.

Рәсми чыганаклар хәбәр иткәнчә, бу чорда РФ Кораллы Көчләре 135 мең кешегә тулыландырылачак (узган елның көзендә 132,5 мең граждан хәрби хезмәткә чакырылган иде). Бу чорда ун төркемгә бүленеп районыбызның 45 егете хәрби кием кияр дип фаразлана. Бүгенге көнгә алты төркемдә 14 егетебезне солдатка озаттык. Һәр вакыттагыча хезмәт итү урынының географиясе бик киң. Аларның күбесе коры җир гаскәрләре, стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләре, хәрби диңгез флоты һәм милли 
Соңгы елларда каһарман якташыбыз Петр Васильевич Дементьев исемендәге парктан армия хезмәтенә озату матур гадәткә әйләнде. Ватанны сакларга китүчеләрне озатканда Чүпрәле муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов, спорт һәм яшьләр эше буенча бүлек начальнигы Руслан Вильданов та бу хакта егетләргә Бөек Ватан сугышында һәм аннан соңгы кайнар нокталарда батырлык үрнәкләре күрсәткән райондашларыбыз үрнәгендә ил иминлеге өчен лаеклы хезмәт итәргә чакырдылар. Соңгы көннәрдә Уби авылыннан Александр Голубчик, Алешкин – Саплыктан – Сергей Карусев, Иске Ишледән – Фирдүс Хаяров, Иске Элмәледән – Денис Петров,Яңа Задурдан Руслан Мөдәрисов, Иске Чәкедән Юлиан Нятунов, Чуваш Ишлесеннән Дмитрий Трошин һәм Татар Шатрашаны авылыннан Рөстәм Юсупов армия сафларын тулыландырдылар. 
-Иң элек укуларын тәмамлаган, югары, урта һөнәри белемле егетләрне озатабыз, алар үзләре дә Ватан алдындагы бурычларын үтәргә әзер. Хәрби билеты булмаган ир-егеткә эшкә урнашканда проблемалар туарга мөмкин. Шуңа күрә алар үзләре үк армиягә бару ягын карыйлар. Хәзер 27 яшькә җиткәч хәрби билет бирелми, аның урынына бары тик белешмә генә каралган. Ә бу инде эшкә урнашу мөмкинлеген чикли”,- ди Буа һәм Чүпрәле районнары хәрби комиссариаты вәкиле Нуршат Сәлихова. Әйе, ир – егетнең хезмәткә китүе аның сәламәт, көчле булуын күрсәтә. Хезмәт итү чорында җитди сынаулар үтеп, тормыш тәҗрибәсе туплап, солдат-егет физик яктан гына түгел, рухи мәгънәдә дә ныгып кайта. Шулай ныгып, исән-имин әйләнеп кайтканнан соң ул якыннарына, гаиләсенә ышанычлы, нык терәк булачак. Бу хакта Татарстан хәрби комиссары Сергей Погодинның “Иң дәрәҗәле һәм мактаулы исем ул - Ватан сакчысы. Кешенең әнисе бер генә булган кебек, Ватаны да бер генә. Үз әнисен берәү дә алмаштырмаган кебек, Ватанны да берни дә алыштыра алмый»,- дигән сүзләрен искәртәсе килә. Нигездә, аларның күпчелеген коры җир һәм милли гвардия гаскәрләре көтә. Булачак солдатларны озатырга аларның әти – әниләре, туган – тумачалары, дуслары һәм әлбәттә инде яраткан кызлары килгән иде. Озатырга килүчеләр арасында нык мускуллы егетләр күренде. Аларның нинди гаскәрләргә барырга теләве белән кызыксындым. Егетләр бөтенесе бер тавыштан: “Элиталы гаскәрләргә!” дип җавап кайтардылар. Ихлас күңелдән хыялларының гамәлгә ашуын телибез. 

Солдатларны озатырга килгән авыл җирлекләре башлыклары да егетләргә үрнәк хезмәт итеп, исән – имин туган якларга әйләнеп кайтуларын теләделәр. “Безнең район солдатлары турында гел мактау сүзләре генә ишетәбез. Рәсемнәрен район газетасы битләрендә һәм социаль челтәрләрдә күрәбез. Сез дә шулай яхшы хезмәт итегез, әти – әниегезнең горурлыгы булыгыз! Командирларыгыздан бары тик уңай хатлар көтәбез!”,- диде озатуга килгән Данис Абдулхарисович һәм егетләргә матди ярдәм йөзеннән “конвертлар” тапшырды. Берничә минуттан алар утырган йомшак автобус республика хәрби комиссариатына юл алды. Рәсемдә: “сез яхшы хезмәт итегез, без сезне көтәрбез!”,” диделәр озатырга килүчеләр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев