Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле егетләре 20 майдан соң армиягә китәр дип көтелә

Хәрбиләрне вирус куркытмый

Исегезгә төшерәбез, Россия Федерациясе Президентының 30 марттагы Указы нигезендә язгы чакырылыш 1 апрельдән 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Билгеле, язгы чакырылыш коронавирус инфекциясен профилактикалау белән бәйле кайбер үзенчәлекләрне исәпкә алып узачак. “Республика хәрби комиссариатларында, җыелу пунктларында, юлларда һәм хәрби частьләрдә инфекция таралуны булдырмау буенча барлык профилактика чараларын үтәячәкләр. Пунктларга килүчеләрнең температурасы үлчәнәчәк, - дип белдерде Татарстан Республикасының хәрби комиссары, генерал – майор Сергей Погодин.
Моннан тыш, барлык биналар көн саен дезинфекцияләнәчәк. Җыелу пунктында булачак солдатларга шәхси гигиена предметлары һәм битлек булган махсус контейнерлар биреләчәк. Хәрби частьләргә килгән яшьләр белән карантин чаралары комплексы планлаштырылган. Респиратор авырулары билгеләре булган яңа килгән егетләр изоляцияләнәчәк, коронавирус инфекциясе булу-булмауга тикшереләчәк һәм бөтен кирәкле медицина ярдәмен алачак. Агымдагы елның язында 18 яшьтән 27 яшькә кадәрге 16 мең егет хәрби комиссариатларга чакырылачак, ә гаскәрләргә өч меңнән артык егет озатылачак. Шуларның 39-ы Чүпрәле районыннан. Беренче озату 20 майдан соң булыр көтеп көтелә. С. Погодин сүзләренчә, егетләрнең 47 проценты коры җир гаскәрләрендә, 13 проценты һава – космик көчләр, стратегик әһәмияттәге ракета гаскәрләре һәм милли гвардиядә 8 әр проценты, хәрби диңгез флотында 7 проценты хезмәт итәчәк. Солдатларыбызның 30 проценты Үзәк хәрби округында, 29 проценты-Көнбатыш, 18 проценты – Көнчыгыш, 21 проценты – Көньяк һәм 2 проценты “Төньяк” оператив стратегик командование составына озатылачак. Россия Оборона министры куйган бурыч буенча кораллы Көчләргә бары тик сәламәт егетләр генә барачак. Тикшерү, әлбәттә, катгый булачак. Частькә килеп җиткәч тә аларны 14 көнлек карантинда тотачаклар һәм аларның сәламәтлеге даими тикшерелеп торачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев