Чүпрәле егете кул сугышы призеры
Ноябрь ае башларында Алабуга шәһәрендә хәрби разведкага 100 ел тулуны билгеләп үтү кысаларында армиячә кул сугышы буенча Татарстан Республикасының XVI ачык турниры үткәрелде
. Анда Россиянең Оренбург, Киров өлкәләреннән, Пермь краеннан, Мәскәү шәһәреннән һәм башка төбәкләреннән, шул исәптән Татарстан Республикасыннан да 18 команда составында 240 спортчы катнашты. Райондашыбыз, Иске Чүпрәле авылыннан Илсур Хәмзин 75 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында икенче урынны яулады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев