Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле эчке эшләр бүлегенең 2019 елгы эшенә йомгак ясалды

Полицейскилар эше уңай бәяләнде

Шушы көннәрдә район Башкарма комитетының утырышлар залында эчке эшләр бүлегенең оператив киңәшмәсе узды, анда бүлекнең 2019 елгы эшенә йомгак ясалды. Чарада муниципаль районы башлыгы Марат Гафаров, район суды рәисе Алсу Рәкыйпова, бүлек җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов һәм бүлекнең барлык хезмәткәрләре катнашты. Бүлек башлыгы, полиция подполковнигы Рөстәм Мөхәммәтҗанов үз докладында билгеләп үткәнчә, 2019 елда район хокук сакчылары тарафыннан шактый эшләр башкарылган, ул оператив хәлне контрольдә тотарга, җинаятьчелеккә каршы көрәштә үз вакытында кисәтү чаралары күрергә мөмкинлек биргән. Рөстәм Мөхәммәтҗанов әйтүенчә, җәмәгать тәртибен саклау, гражданнарның иминлеген тәэмин итү, аларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау, җәмгыятьнең җинаятьчел кул сузудан саклануын арттыру полиция эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләре булып кала. 2019 ел йомгаклары буенча, эшчәнлекнең нәтиҗәлелеген бәяләү нигезендә, бүлек өченче шартлы категориягә кертелгән егерме бер бүлекчә арасында 6 нчы урынны алды. 2018 елда бүлек 2 нче урынны биләгән иде. Чүпрәле муниципаль районы территориясендә 100 мең кешегә карата җинаятьчелек дәрәҗәсе 2019 елда 425,9 җинаять тәшкил иткән (районда халык саны – 21 мең 836 кеше, бу узган елның шуд ук чоры беләән чагыштырганда 25,9% ка кимрәк (574,5). Бу күрсәткеч Татарстан Республикасының Идел аръягы зонасында иң түбәне. Чүпрәле районы өчен соңгы биш елда бу иң түбән күрсәткеч, җинаятьләрнең гомуми ачылышы да 9,3% ка кимегән. Шуңа да карамастан, җинаятьләрнең гомуми ачылышы 83,5% булган бүлек 2019 ел нәтиҗәләре буенча 3 нче категориядә 3 нче урында тора. Чагыштыру өчен, безнең зонадагы Тәтеш районында 2019 ел нәтиҗәләре буенча җинаятьләрнең гомуми ачылышы-72,8%, Буа районында-72,4% булган. 2019 елда район территориясендә авыр һәм аеруча авыр категорияләрдәге 14 җинаять теркәлгән. Аларның ачылышы 82,4% тәшкил иткән (узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда - 87,5%), бу өченче шартлы категориядәге Эчке эшләр органнары арасында икенче нәтиҗә. Район территориясендә теркәлгән җинаятьләрнең төп өлешен шәхескә һәм милеккә каршы җинаятьләр тәшкил итә. Шәхескә каршы җинаятьләргә килгәндә, 2019 елда күрсәтелгән категориядә 50 җинаять теркәлгән, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 10,7% ка кимрәк. Шәхескә каршы җинаятьләрне ачу 98,1 % тәшкил иткән, бу узган ел дәрәҗәсендә диярлек (98,2%). Милеккә каршы җинаятьләрне ачу 62,1 % тәшкил иткән (узган ел - 75,8 % иде). Бүлектә хәбәрсез югалган өч исәптә тора. Аларны эзләүдәвам итә. 2019 елда утлы коралның, сугыш кирәк-яракларының законсыз әйләнеше белән бәйле 2 җинаять эше судка җибәрелгән. Әлеге күрсәткеч буенча бүлек 2019 ел нәтиҗәләре буенча категориядә 3 нче урынны били. Наркотик һәм психотроп матдәләрнең законсыз әйләнешенә каршы тору буенча җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан 2019 елның 30 сентябрендә Кече Уби авылында яшәүче «С» дан үсемлекләрдән алынган матдә алынды. 2019 елның 1 октябрендәге тикшеренү турындагы белешмә нигезендә, әлеге матдә наркотикның бер өлеше булып тора, ул коры матдәгә күчереп исәпләгәндә 10,9 гр тәшкил иткән. Югарыда күрсәтелгән факт буенча РФ Җинаятьләр кодексының 228 маддәсендәге 1 нче өлеше буенча 2019 елның 2 октябреннән җинаять эше кузгатылган һәм 4 декабрьдә әлеге эш район судына җибәрелгән.

Моннан тыш, район территориясендә 3 этапта «Мәк-2019» ведомствоара комплекслы оператив-профилактик операциясе уздырылган: 1 этап: 2019 елның 10 июленнән 19 июленә кадәр, 2 нче этап-2019 елның 5-14 августында, 2019 елның 9 сентябреннән 18 сентябренә кадәр. Операцияне үткәрү чорында 178 кв. м мәйданда наркотиклы үсемлекләр үсүнең 15 очрагы теркәлгән, алар буенча күрсәтмәләр бирелгән. Наркотиклы үсемлекләр актлар төзү белән юкка чыгарылган. Чүпрәле муниципаль районы территориясендә оешкан җинаятьчел төркемнәр һәм аларда актив катнашучылар юк. 2019 елда Чүпрәле муниципаль районы территориясендә җәмәгать урыннарында 5 җинаять теркәлгән, бу 2018 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 78,3% ка кимрәк. Урамнарда 5 җинаять теркәлгән, бу 2018 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 70,6% ка кимрәк. Бүлек тарафыннан 2019 ел дәвамында алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү буенча даими эш алып барылган. 5 тикшерү үткәрелгән, алар барышында 17,5 литр күләмендә өйдә эшләп чыгарылган спиртлы продукция алынган. Үткәрелгән чараларның берсе буенча, РФ Җинаятьләр клдексының 238 маддәсендәге 1 өлеше буенча материаллар Татарстан Республикасы буенча Россия Тикшерү комитетының Буа районара тикшерү бүлегенә җибәрелгән. Әмма, карау нәтиҗәләре буенча Кече Уби авылында яшәүче ханымга карата җинаять эше кузгатудан баш тарту турында карар чыгарылган. Районда транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән 54 кеше бар. Үткәрелгән рейдлар нәтиҗәсендә РФ Җинаять кодексының 264.1 маддәсе буенча (исерек хәлдә транспорт чарасы белән кабат идарә итү) 5 җинаять эше кузгатылган һәм судка җибәрелгән. Район территориясендә 26 чит ил гражданы яши икән. Алар даими рәвештә миграция пункты хезмәткәрләре тарафыннан участок полиция хезмәткәрләре белән берлектә теркәлү урыннары һәм тору урыннары буенча тикшерелеп торалар. 2019 ел нәтиҗәләре буенча Чүпрәле муниципаль районында юл хәрәкәте иминлеге федераль максатчан программасы күрсәткечләре үтәлгән. Бүлек 2019 ел дәвамында дәүләт хезмәтләрен электрон рәвештә күрсәтүне дәвам иткән. Барлык гаризаларның 96,8 % электрон рәвештә кергән.

Киңәшмә ахырында куелган бурычларны хәл итүдә эшне төгәл итеп оештыра белүгә, аның соңгы нәтиҗәләре өчен таләпчәнлеккә, планлаштырылган чараларны тормышка ашыруны катгый контрольдә тотуга бәйле булуына басым ясалды. Бу хакта район башлыгы Марат Гафаров һәм суд рәисе Алсу Рәкыйпова тагын бер кат искәрттеләр. Муниципалитет башлыгы шулай ук җайга салынган эш һәм җаваплы хезмәт өчен полиция хезмәткәрләренә рәхмәт белдерде, “нәкъ менә хокук сакчылары район территориясендә законлылыкны һәм хокук тәртибен тәэмин итә”,- дип билгеләп үтте, полиция бүлеге эшендә уңышның бөтен коллективның көйле һәм бердәм эшенә, шулай ук җирле үзидарә органнары белән бергә эшләвенә бәйле булуын ассызыклады. Урамнарда һәм юлларда балалар иминлеген тәэмин итү өчен мәктәпләрдә профилактик чаралар үткәрү эшен тагын да яхшыртырга кирәклегенә басым ясады. Куркынычсызлыкны, хокук тәртибен тәэмин итү, җинаять һәм хокук бозуларны профилактикалауның оештыру нигезләрен камилләштерү буенча куелган бурычларны профессиональ рәвештә үтәү алга таба да шулай дәвам итсә, һичшиксез, халыкның эчке эшләр органнарына ышаныч дәрәҗәсе тагын да күтәреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев