Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле авылларында халык белән очрашулар башланды

Ел башында була торган “Халык җыеннарын”  быел да Яңа Элмәле авылы башлап җибәрде.

 

Халык белән очрашуларда әлләни үзгәрешләр юк, диярлек. Район үзәгеннән барлык төр служба җитәкчеләре килеп, җыелыш башланганчы, халыкны кабул итә, аларның шәхси сорауларына җавап бирә. Мондый кабул итүләрдә иң мөрәҗәгать ителә торган службалар – пенсия фонды һәм социаль яклау идарәсе.

Очрашуларның төп өлешендә исә авыл җирлеге башлыгының еллык хисабы тыңлана, шунда ук авыл хуҗалыгы ширкәте вәкиле чыгыш ясый. Һәм иң соңыннан сүз район җитәкчесенә бирелә.

Яңа Элмәле белән Яңа Чокалыда исә хәлләр түбәндәгечә.

2021 елда авылда теркәлгән халык саны 902не тәшкил итә, аларның 241 пенсия яшендәгеләр. Ике авылга мәктәп һәм балалар бакчасы яшендәге 125 бала бар. Үткән ел авыл җирлеге күләмендә бер генә туй да булмаган. 12 кеше үлгән, 4 бала туган. Китүчеләр, вафат булучылар хисабына авыллар халкы 29 кешегә кимегән.

Тагын шунысын әйтергә кирәк, җирлектә яшәүчеләрнең 90 процентка якыны коронавируска каршы прививка ясаткан. Монда инде, әлбәттә, авыл халкы арасында аңлату эшләре алып баручы фельдшер-акушерлык пункты хезмәткәрләренең дә роле зур.  Авыл җирлеге башлыгы Роберт Дружков та моны ассызыклады. Һәм  Яңа Чокалы авылына Яңа Элмәледән килеп эшләп йөрүче шәфкать туташы Казакова Людмилага Рәхмәт хаты да тапшырды. Шундый ук рәхмәт хатларына һәм Россия Федерациясенең “Авыл хуҗалыгы өлкәсендәге казанышлары өчен” истәлекле медаленә лаек булучыны да тәбрикләделәр җыенда.

Иске Чокалы

Иске Чокалы авылында яңа арт-объект барлыкка килгән. Авыл уртасына тегермән утыртып куйганнар һәм аның канатлары талгын гына җилдә әйләнеп тә тора. Әйтергә кирәк, монда яшәүчеләр яраталар үз авылларын, матур, яшәргә уңайлы булсын дип, яңадан-яңа нәрсәләр уйлап чыгарып кына торалар. Шуларны күздә тотып, авыл башлыгы Рәмис Низаметдинов, үз чыгышы ахырында авыл мәдәният йорты һәм китапханә коллективына Рәхмәт хатлары тапшыргандыр да инде. Әле бүләкләр дә буласын белдерде.

Авылда исә нибары 1 бала туган, күршеләрендәге кебек үк, 12 кеше үлгән. Халык саны 550гә якын. Яшәү өчен бөтен шартлар бар – кибетләр, почта бүлеге, мәдәният йорты эшләп тора.  

Авылда яшәүчеләрнең күпчелеге мал-туар асрап көн күрә, район үзәгенә эшкә йөрүчеләр, шулай ук, авылдагы ике инвесторда хезмәт куючылар да бар.

Халыкны сөткә бәяләрнең төрле булуы кызыксындырды. Район башлыгы урынбасары Алексей Ярухин әлеге сорауга җавап биреп, хакимият белән сөт кабул итүчеләр арасындагы килешүчәнлеккә нигезләнеп “Исток” кооперативында, квартал саен, бер литр сөткә 1 сум өстәп түләячәкләре турында белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев