Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле авыл җирлекләрендә КФҮнең 13 бүлекчәсе эшли

Төзелеш алып барырга рөхсәт  яки пенсия күләме турында белешмә алырга, туу турында таныклык яки СНИЛС рәсмиләштерергә, күчемсез милек белән алыш-биреш теркәргә – боларның барысын да район үзәгенә бармыйча гына эшләргә була.

Республикадагы күпфункцияле үзәк (КФҮ-МФЦ)  1000нән артык кеше яшәгән барлык авыл җирлекләрендә читтән торып кабул итү тәрәзәләре оештырган. Һәр районда шундый биштән 16га кадәр бүлекчәләр бар, ә алар республикада барлыгы 280 дән артык.

Алар рәсми рәвештә КФҮнең территориаль аерымланган структур бүлекчәләре дип атала. Безнең райнда мондый структур бүлекчәләр 13: Алешкин-Саплык, Зур Аксу, Звезда, Кече Чынлы, Марс, Матак, Түбән Чәке, Яңа Элмәле, Яңа Ишле, Село-Уби, Иске Кәкерле, Иске Шәйморза, Чуваш Чүпрәлесе авыл җирлекләрендә  оештырылган.

Читтән торып кабул итү тәрәзәләре авыл җирлекләрендә билгеле график буенча эшли һәм җирле администрация биналарында урнашкан. График аларның эшчәнлек режимы үзенчәлекләрен исәпкә алып төзелгән. Әлеге структур бүлекчәгә конкрет документны рәсмиләштерү өчен генә түгел, консультация яки кирәкле мәгълүмат алу өчен дә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

КФҮнең территориаль аерымланган структур бүлекчәләренең эш режимы белән тулырак mfc16.tatarstat.ru сайтында танышырга, яисә КФҮнең райондагы филиалы җитәкчесе Эльмира  Хәнҗәровага 2-24-23 телефоны буенча, шулай ук,  авыл җирлекләренә   мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев