Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле автоинспекторлары юлларда сак булырга чакыра

Көзге һәм кышкы чорда һава шартлары еш үзгәреп торучан.

Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы Дәүләт автоинспекциясе искәртә: көзге һәм кышкы чорда көн,  димәк, якты вакыт  кыскара, шулай ук һава шартлары да еш үзгәреп торучанга әйләнә, яңгыр, кар яву, томан хәлне  кискенләштерә.

Явым-төшем вакытында күрү мөмкинлеге чикләнү бер куркыныч булса, тәгәрмәчләрнең җиргә “берегү” мөмкинлеге түбән булу – икенче куркыныч. Ә томан вакытында бу куркынычлар тагын да арта. Томан, кагыйдә буларак, күз күремен ялгыштыра – объектка кадәр ара чынлыктагыдан ераграк, ә аларның тизлеге әкренрәк кебек тоела. Һава температурасының кискен тирбәлеп торуы нәтиҗәсендә иртәнге һәм кичке якларда юл өсте тиз арада бозлавыкка әйләнә. Автомобильгә бер үк вакытта ике төрле тәгәрмәч тә куярга ярамый – андый чакларда машинаның реакциясен белә алмыйсың.

Реклама

– Кышкы һәм бар сезонга да яраклы шиннар протекторының биеклеге кимендә дүрт миллиметр булырга тиеш. Протектор тирәнлеге сай булса, машинаның тормоз юлы ике тапкыр озыная. Җәйге шиннарны кышын кулланганда да  – шулай ук. Машина йөртүче юлның ниндилеген һәм күрү шартларын исәпкә алып, тизлекне дөрес сайларга, каршы хәрәкәт юлына чыкканда куркыныч маневрлардан сакланырга тиеш, - ди  ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы, полиция майоры Анатолий Михайлов.

Автоинспектор, шулай ук, райондашларны юлларда уяу, игътибарлы булырга, сак йөрергә һәм юл йөрү кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә дә чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X