Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чик сакчылары көнендә Чүпрәле районының Иске Кәкерле авылында монумент ачтылар

Монументны булдыру инициаторы– чик буе гаскәрләре ветераны, Иске Кәкерле авылында туып, үскән Рамил Әсәдуллин.

Бүген 28 майда илдә Россия чик буе гаскәрләре көне билгеләп үтелә. Тарихи дата кысаларында күп кенә җирлекләрдә хәрби-патриотик юнәлештәге тантаналы чаралар үткәрү планлаштырылган. Ә Чүпрәле районында Иске Кәкерле авылында барлык буын чик сакчылары истәлегенә һәйкәл ачу бүгенге көннең төп вакыйгасы булды.

Һәйкәл авыл мәдәният йорты территориясендә урнаштырылган. Аның янәшәсендә Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар исемен мәңгеләштергән обелиск һәм Мәңгелек ут. Монумент исә  чик буе баганасыннан һәм "Дәүләт чиге-изге һәм кагылгысыз!" дигән сүзләр уелган мәрмәр плитәдән гыйбарәт.

Көне, чыннан да, чик буенда хезмәт итүче хәрбиләргә туры килеп торды. Иртәдән тотынган яңгыр чиләктән койды диярлек.  Әмма һава торышының нинди булуына карамастан ил чигендә хезмәт куйган ветеран хәрбиләрне бу гына куркытмады.

Монументны булдыру инициаторы– чик буе гаскәрләре ветераны, Иске Кәкерле авылында туып, үскән Рамил Әсәдуллин. «Бүгенге көндә ул Лениногорск шәһәрендә яши, әмма шуңа да карамастан, авылны төзекләндерүдә, төрле чаралар үткәрүдә бик теләп ярдәм итә»,-дип билгеләп үтте җирлек башлыгы Рөстәм Фәткуллин.

Рамил Әсәдуллин сүзләренә караганда, һәйкәл ачу аның күптәнге хыялы икән. Чөнки аның туганнары, сыйныфташлары һәм дуслары арасында бик күпләр чик буе гаскәрләрендә хезмәт иткән. 1970нче елгы аның сыйныфташлары арасында гына да  80 процент авыл егете шушы юлны узган. Ә җиде авыл егете,  хәтта бер хәрби частькә дә эләккән.

Һәйкәлне ясау һәм урнаштыру эшләре кыска вакыт эчендә бердәм итеп башкарыла Моның өчен Рамил Әсәдуллин район хакимиятенә, авыл җирлегенә, га бу изге эштә катнашкан  барлык дусларына, туганнарына рәхмәт сүзләре әйтте.

Гаиләдә исә алар алты ир-бала һәм бер кыз туганы үсәләр. Бүгенге көндә дүрт ир туганы авылда гомер итә. Кызганыч әти-әниләре вафат булганнар.

Эшнең нәтиҗәсеннән барысы да канәгать калган:  алга таба чик сакчылары турындагы хәтер гасырлар буе сакланачак.

Тантаналы чарада Чүпрәле районы хакимияте вәкилләре, чик буе гаскәрләренең хәрби хезмәткәрләре, тыл хезмәтчәннәре, сугыш хәрәкәтләре ветераннары, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, шул исәптән күрше районнардан да кунаклар, авыл халкы һәм мәктәп укучылары катнашты.

Реклама

Сугышта һәм хәрби хәрәкәтләр вакытында һәлак булганннарны  бер минут тынлык белән искә алдылар һәм Мәңгелек утка, яңа ачылган һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.

Тантанада катнашучыларны Башкарма комитет җитәкчесе Данис Сатдинов сәламләде. Ул бу чараның мөһимлеген һәм әһәмиятен билгеләп үтте, бигрәк тә яшь буынны тәрбияләүдә кирәклеген ассызыклады.

- 28 май көнне билгеләнеп үтелә торган, чик сакчылары көне, дәүләтебез чикләрен саклау хезмәтендә булып кайткан, яки бүгенге көндә дә бу җитди хезмәтне башкаручы һәрбер шәхескә карата ихтирам һәм хөрмәт хисе уята. Аларның һөнәре һәрвакыт мактаулы. Без ышанабыз: Ватаныбыз чикләре ышанычлы кулларда һәм аннан дошман үтеп керә алмас. Чик сакчылары көне котлы булсын. Тыныч күк йөзе, бәхет-шатлык, исәнлек-саулык сезгә. Киләчәктә барыбызга да тыныч тормышта яшәргә язсын. Үсеп килүче яшь буын илебезнең тынычлыгын саклаучыларга лаеклы алмаш булып үссен иде, - дип ассызыклады Данис Сатдинов.

Авыл халкы, авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Фәткуллин тарихи объектны төзүдә ярдәм итүчеләргә һәм оештыручыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде. Барысына да Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырылды.

Чыннан да, бүген чик сакчылары турында күп сүзләр әйтелде. Шигырьләр һәм җырлар яңгырады.

 «Чик сакчысы –ул бик тә җаваплы хезмәт. Чик буе баганасы янында көн-төн басып торган егетләребез чын батырлар, дошман белән иң беренче очрашучылар. Алар безнең тынычлыгыбызны саклаучылар. Без ышанабыз: Ватаныбыз чикләре ышанычлы кулларда һәм аннан дошман үтеп керә алмас. Чик сакчылары көне котлы булсын. Тыныч күк йөзе, бәхет-шатлык, исәнлек-саулык сезгә, — дип билгеләп үтте чик буе сакчысы ветераны, авыл карты Әсхат Ситдыйков.

ФОТОлар

Белешмә

Чик буе гаскәрләре көне яки Чик сакчылары көне Россия президентының 1994 елның 23 маендагы 1011 номерлы Указы белән «Россиянең һәм аның чик буе гаскәрләренең тарихи традицияләрен торгызу максатларында » билгеләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев