Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чабышкы атлар хуҗасы

Сергей Ишмуков атлар үрчетү белән шөгыльләнә. Сабантуйда аның алты аты ярышка чыкты һәм җиңүче булды

Сергей тумышы белән Городище авылыннан. 1973 елда, күп балалы гаиләдә, бишенче бала булып дөньяга килә ул. Әтисе Владимир ага һәм әнисе Раиса ханым икесе дә колхозда эшлиләр. Сергейның балачагы да авылда үтә, яшьтән үк атларга гашыйк була ул.
11 сыйныфны тәмамлаганнан соң Буа ветеринария техникумына укырга керә. Уку чорында Мәскәү шәһәрендәге КГБ частьләренең берсендә армия хезмәтен үтәп кайта. Аннан соң яшь белгечне “Путь Ленина” колхозына ветеринар итеп билгелиләр, соңрак әле ул сыерлар һәм дуңгызлар фермасы мөдире вазифаларын да башкара. 8 ел хезмәт куйганнан соң, район дәүләт ветеринария берләшмәсенә китә.
Сергей кече яшьтән үк үз атларын булдыру турында хыяллана. Атларның да гадиләрен түгел, ә ярышларда катнашучыларын, токымлыларын!

- Атлар, ат чабышларында катнашу – ул минем тормышым, яшәвемнең мәгънәсе,- ди Сергей. Студент вакытында, вагоннардан йөк бушатып җыйган акчасына беренче атын сатып ала. Әйткәнебезчә, үзен белә башлаганнан бирле атлар янында була ул. Колхоз атлары белән төрле ярышларда, Сабантуйларда катнаша, күп тапкырлар төрле призларга лаек була. Егет булгач та бу шөгылен ташламый, ат чабышлары буенча төрле җирдә үткәрелгән ярышларда җиңү өчен ныклап торып шөгыльләнә. Күп тапкырлар районда, республикада ярышларда призлы урыннар яулый. 2018 елда ул үзенең “Лилия” кушаматлы аты белән Арча районындагы Яңа Кырлай авылында үткән “Ат көне”нә багышланган ярышларда катнашып, 3 урынны яулый һәм “Аргамак” призына лаек була. Саный китсәң, алар бихисап. Бүләкләрне дә, Мактау Грамоталарын, Дипломнарны да Сергей кадерләп саклый. Кайсы елны нинди ярышта кайсы ат белән катнашуына кадәр төгәл әйтеп бирә.
Районда ат спортын үстерүгә зур өлеш керткәнен, район данын яклап төрле ярышларда катнашуын исәпкә алып, район башкарма комитеты токымлы атлар үрчетү өчен җир бүлеп бирә аңа. Әлеге җирдә Сергей карда-загон төзеп куя. Үз акчасына. Әкренләп кенә токымлы атлар да сатып ала. Бүгенге көндә Сергей Ишмуковның биләмәсендә 19 баш ат бар.
Сабан туеның алыштыргысыз ике бизәге – асыл бәйгесе бар. Ул да булса – милли көрәш һәм атлар чабышы. Елга бер килгән бәйрәмдә сынатмас өчен икесенә дә айлар буе әзерләнергә кирәк. Агымдагы ел Сабантуена Сергей 6 ат әзерләгән булган. Аларның алтысы да атлар узышында призлы урыннар яуладылар. Чиста токымлы атлар ярышында Сергей Ишмуковның “Гром”ы – 1нче урынга (җайдак үзе), “Лилия” (җайдагы Иван Нурудинов) – 2нче урынга, “Эмиркон” (җайдагы Надежда Ефимова) 3нче килә. Эшче атлар арасында исә “Габриэль (Сергей Ишмуков), “Рыжая” (Иван Нурудинов), “Красотка” (Надежда Ефимова) 1, 2, 3 урыннарны бүлешәләр.
– Киләчәктә атлар санын күбәйтәчәкмен. Минем атлар көтүендә чиста токымлы чабышкы атлар гына,-ди ул.
Сергей яныннан көне буе бала-чага, яшүсмерләр өзелми. Әби-бабайлар да оныкларын тотып аның янына еш киләләр. Балаларның һәркайсының ат өстендә йөреп карыйсы килә. Әлбәттә, Сергей аларның берсен дә кире какмый, һәркайсын ат өстенә утыртып, йөретә. Бала-чага рәхәтләнеп атлар янында фотога да төшә. Өметле күренгән яшьләрне ул ат чабышларында катнашу өчен атта утырып йөрү, идарә итү серләренә дә өйрәтә.
Сергейның тагын бер хыялы бар. Районда үз исемендәге ат-спорт мәктәбе булдыру турында да хыяллана ул. Аның иң зур горурлыгы ул – атлар. Киләчәктә аларны үрчетү белән җитди шөгыльләнергә уйлый һәм бу юнәлештә планнары да зурдан, ни дисәң дә, шушындый сөлектәй сылу һәм мәһабәт хайваннар элек-электән кешенең иң ышанычлы ярдәмчеләре һәм дуслары булган бит.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X