Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Быелгы уракны “Ак Барс – Чүпрәле” агрофирмасы игенчеләре башлап җибәрде

Бүгенге көнгә 603 гектардагы ашлык культуралары җыеп суктырылды, кабул итү пунктларына һәм ындыр табакларына 1872 тонна бөртек бушатылды.

Быелгы урак чорында Чүпрәле игенчеләренә 38000 гектарга якын мәйданда үстерелгән бөртеклеләрне урып – җыярга туры киләчәк. Аның 8000 гектарын кышкы бодай, 29000 гектарын сабан культуралары, шул исәптән – 15000 гектарын сабан бодае, 10000 гектардан артыгын арпа, 1000 гектарын солы һәм 1432 гектарын борчак тәшкил итә. Басуда төрле маркадагы 76 комбайн эшли. Кыр корабының һәркайсы уртача 530 гектарда эш башкарырга тиеш була.
“Җиңел кулдан дигәндәй, районда быелгы уракны “Ак Барс – Чүпрәле” агрофирмасы игенчеләре башлап җибәрде. Барслылардан соң ук басуга “Цильна” җәмгыяте, “Низамов А.А.” һәм “Мәхмутов И.Ф” фермер хуҗалыклары комбайнчылары чыкты. Бүгенге көнгә 603 гектардагы ашлык культуралары җыеп суктырылды, кабул итү пунктларына һәм ындыр табакларына 1872 тонна бөртек бушатылды. Һәр гектардан уртача 31 центнердан артык уңыш чыга”,- ди агроидарә начальнигы Тәлгать Халитов.
...Уби кырлары элек тә уңдырышлы иде. Быел да игенчеләрнең тырышлыгы бушка китмәде. Күкрәп үскән ашлык басулары чал диңгезне хәтерләтә. “Ак Барс – Чүпрәле” агрофирмасы канаты астына алынгач мондагы кырлар икенче сулыш алгандай булды.

-Яз башында туфрак эшкәртү һәм чәчүне үзвакытында үткәрдек. Бөтен техника П.В. Дементьев исемендәге агрофирманыкы, читтән бер трактор да килмәде. Егетләр бик тырыш булып чыктылар, язгы кыр эшләрен кыска срокларда тәмамладык. Нәтиҗәсе дә күз алдында. Бүгенге көндә арпаның да, кышкы бодайның да һәр гектарыннан уртача 35 центнер ашлык суктырабыз,- ди кырчылык белгече Фәнис Мөдәрисов. “Ак Барс – Чүпрәле” агрофирмасы турыдан – туры суктырган ашлыкны Борындык станциясендәге элеваторга тапшыра. Белгечләр әйтүенчә бөртекләрнең дымлылыгы стандарт таләпләргә туры килә. Көннәрнең эссе торуы игеннәрне тиз өлгертә. Комбайннар суктырып узган участокларны карыйбыз, коелган ашлык күренми. Игенчеләр узган еллардагы кебек үк үзләренең кыр корабларын урып – җыюга яхшы әзерләгәннәр. Без биредә булган көнне сигез комбайн 180 гектар мәйданда үстерелгән “Казанская – 560” сортлы кышкы бодайны суктыралар иде. Комбайннарның эшен тоткарламас өчен унга якын “КамАЗ” автомашиналарын куйганнар. Яшел Үзән шәһәрендәге автотранспорт предприятиесеннән дә дүрт “КамАЗ” прицеп тагып килгән. Машиналар артыннан күз иярми. Аларның һәркайсы көн саен элеваторга 3 – 4 рейс ясап, 25 әр тоннадан артык ашлык илтә икән. Кырдагыларның күңелләре күтәренке.

“Иген яхшы чыга. Димәк, табыннарыбыз да мул булыр”,- ди шатланып Яшел Үзән шоферы Альберт Яфизов. Аның хезмәттәшләре дә Чүпрәле районында хезмәт шартларының тиешле дәрәҗәдә булуын әйттеләр. Басуда эшләүчеләрне ике мәртәбә кайнар аш белән тукландыралар. Комбайнчыларның да, шоферларның да эш нәтиҗәләре исәпкә алына. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев