Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Бүген ТР Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров үзенең туган көнен билгеләп үтә

Аның эш көне иртәнге сәгать 4тә Чүпрәле егетләрен РФ Кораллы Көчләре сафларына озатудан башланды

Бүген, 2024 елның 22 апрелендә, Чүпрәле районы башлыгы Марат Ринат улы Гафаров үзенең туган көнен билгеләп үтә. Аның эш көне иртәнге сәгать 4тә Чүпрәле егетләрен РФ Кораллы Көчләре сафларына озатудан башланды, аннан соң Марат Ринат улы оешма һәм предприятие җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән киңәшмә үткәрде.

Эшлекле дүшәмбедә традиция буенча узган атнага йомгак ясалды, шулай ук агымдагы атнага бурычлар куелды. Шулай ук  бүләкләү чарасы һәм террорчылыкка каршы комиссия утырышы уздырылды.

Киңәшмә ахырында җитәкчеләр Марат Ринатовичны туган көне белән котладылар, сәламәтлек, гаилә иминлеге, хезмәтендә уңышлар, ниятләнгәннәрнең барысын да тормышка ашуын теләделәр! 

Без, редакция коллективы да котлауларга кушылабыз! Сезнең бай практик тәҗрибәгез, бетмәс энергиягез барлык башлангычларыгызны тормышка ашыруга ярдәм итсен, Марат Ринатович! Туган көнең белән, Сезне!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев