Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Бу нәрсә тагын! Көрән-мрамор бете

“Россельхознадзор”ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе хуҗалыкларны, халыкны һәм оешмаларны Краснодар краенда көрән-мрамор бете ачыклануы һәм аларның тирә-юньгә таралу куркынычы турында кисәтә.

 

- Көрән-мрамор бете (Halyomorpha halys Stal.) - Евразия икътисадый берлегенең карантин объектларның бердәм исемлегенә керә торган карантин объект. Ул транспорт чаралары һәм алардагы йөк, аеруча төзелеш конструкцияләре, үсемлекләр, үсентеләр аша тарала. Барлык җиләк-җимеш һәм бакча культураларына, җиләк-җимеш, виноградларга, декоратив үсемлекләргә, фасоль, соя, кукурузга, чүп үләннәренә зыян сала,- ди “Россельхознадзор”ның Татарстан Республикасы буенча  идарәсенең дәүләт инспекторы Раил Әбүзаров.

Белгеч әйтүенчә, әлеге карантин объект белән зарарланган очракта  үсемлекнең яфракларында һәм җиләк-җимешләрдә тишекләр хасил була, алар аша бактерияләр кереп, төрле авырулар килеп чыга.

Бетнең озынлыгы 10-17 мм. Төсе үзгәреп тора. Үзенчәлеге - мыекларында якты түгәрәкләр булуы һәм корсак астында ак һәм төсләрнең чиратлашып килүе. Аяклары – көрән төстә, шулай ук ак полосалар бар.

“Россельхознадзор”ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе карантин объект күренгән очракта бу хакта кичекмәстән идарәгә хәбәр итәргә кирәклеген искә төшерә.

Тулырак мәгълүмат алу өчен “Россельхознадзор”ның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең фитосанитар күзәтчелек һәм ашлык сыйфатын күзәтү һәм орлык контроле бүлегенә түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итә аласыз: Казан шәһәре, Оренбург тракты, 20а, 8 (843) 277-69-26 телефоны буенча яисә shn.tatarstan.ru сайтына кереп тә белешергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев