Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Билгесез солдат көнендә Чүпрәледә мәңгелек утка чәчәкләр салдылар

Билгесез солдат көнен Россиядә беренче тапкыр 2014 елда билгеләп үттеләр.

Чүпрәле районында Билгесез солдат көненә багышланган митинг узды. Бу истәлекле дата,  ел саен Россиядә 2014 елдан башлап 3 декабрьдә билгеләп үтелә.

Әлеге датага РФ Президенты тарафыннан 2014 елның 4 ноябрендә имзаланган "Россиянең Хәрби дан көннәре һәм истәлекле даталары турында "Федераль законның 1-1 статьясына үзгәрешләр кертү хакында" федераль закон белән нигез салына.

Билгесез солдат көне – Россия тарихында чагыштырмача яңа истәлекле дата, ул һәр елны 3 декабьдә билгеләп үтелә. Бу истәлекле көннең мәгънәсе – сугыш хәрәкәтләрендә һәлак булган, ләкин шул ук вакытта исемнәре билгесез калган совет һәм Россия сугышчыларының сугышчан һәм үлемсез батырлыкларын хәтерләүне мәңгеләштерү. Беренче тапкыр безнең илдә Билгесез солдат көнен 2014 елда билгеләделәр. 3нче декабрь  көне дә очраклы гына сайланмады. Нәкъ менә 1966 елның 3 нче декабрь көнендә Мәскәү астында немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итүнең 25 еллыгы уңаеннан, Ленинград шоссесының 41 нче километрындагы (Зеленоград шәһәренә керү юлында) һәлак булган совет сугышчыларының туганнар каберлегеннән билгесез солдат җәсәде Мәскәү Кремле стенасы буендагы Александров бакчасына кайтарып җирләнде.

Билгесез солдат каберенә куелган плитәгә түбәндәге сүзләр язылган:

         «Исемең синең билгесез.

         Батырлыгың мәңгелек»

 

Билгесез солдат көне – ул Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны искә алу һәм хөрмәтләү генә түгел, ул сугышларда яки хәрби конфликтларда һәлак булганнарны, хәбәрсез югалганнарны барысын да берләштерү көне дә. Ул Ватанны саклаган һәм фронтларда һәлак булган һәр солдатны хәтерләү һәм мәрхәмәтлелек күрсәтү көне дә. Солдат батырлыгы беркайчан да онытылмаячак. Россия гаиләләренең һәр икенчесе сугыштан кайтмаган туганнарын һәм якыннарын елап искә ала.

 Митингта район башлыгы Марат Гафаров, әфган сугышчылары, яшьләр бүлеге һәм «Форпост»вәкилләре катнашты.

–Бу көн безгә үз гомерләре бәрабәренә бүләк иткән Геройлар көне. Алар җирдә тынычлыкны саклап калдылар. 4,5 миллионнан артык билгесез солдатның исеме билгесез булып калган һәм алар туганнар каберлегендә күмелгән . Бүген эзтабарлар әлеге геройларны эзләү һәм яңадан җирләү буенча эшне дәвам итәләр. 126 мең кеше җирләнгән, шуларның 6 меңе генә шушы солдатларның исемнәре язылып куелган. Алар арасында Чүпрәле районыннан солдатлар да бар. Без аларның исемнәрен белмибез, әмма без аларның батырлыгын истә тотарга тиеш,-дип билгеләп үтте Марат Гафаров.

Сугышчы-интернационалистлар советы рәисе Виктор Петухов билгеләп үткәнчә, билгесез солдат көне кысаларында Сергей Радонежский храмында , шулай ук Иске Чүпрәле авылы мәчетендә догалар укылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев