Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Билгеләүләр: Чүпрәле районында кадрлар үзгәреше

Оешма һәм предприятие җитәкчеләре белән эшлекле дүшәмбе барышында Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров яңа кадрлар үзгәреше турында игълан итте.

Райондагы мәшгульлек һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә директор итеп Әнис Эсрар Камалов улы билгеләнде. Моңа кадәр ул  «Прогресс» предприятиесе директорының гомуми мәсьәләләр буенча урынбасары, «Чүпрәле җир асты байлыклары» җәмгыяте - «Чүпрәле» муниципаль сәнәгать мәйданчыгының идарәче компаниясе директоры булып эшләгән.

Аңа кадәр үзәк  җитәкчесе вазыйфасын башкарган Роберт Альберт улы Низамов «Чүпрәле җир асты байлыклары» җәмгыяте – “Чүпрәле " муниципаль сәнәгать мәйданчыгы идарәче компаниясе директоры итеп билгеләнде.

Билгеләүләр: Чүпрәле районында яңа кадрлар үзгәреше

Шулай ук,  Чүпрәле районында милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы җитәкчесе вазифасын вакытлыча башкаруга 30 яшьлек Булат Җәгъфәр улы Ханбиков билгеләнде.

Булат Ханбиков Иске Чүпрәле авылында туган һәм үскән. П. А. Столыпин исемендәге Ульяновск дәүләт авыл хуҗалыгы академиясенең икътисад факультетын тәмамлаган. ТР буенча Монополиягә каршы федераль хезмәт идарәсендә антимонополиягә каршы контроль бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты, 2017 елдан ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында Матди тәэмин итү һәм хезмәтне саклау бүлегенең әйдәп баручы консультанты булып эшләгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев