Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Бүген карабодай пешерегез, шайтан таягын мендәр астына салыгыз...

Халык сынамышларына ышансак, бүген карабодай боткасы пешереп, мохтаҗларны сыйларга кирәк. Боткага сөт кушмаска киңәш ителә, чөнки бүген сауган сөт сәламәтлеккә зыянлы булырга мөмкин икән.

Киләчәгегезне беләсегез килсә, бүген, шайтан таягы өзеп, мендәр астына салып ятыгыз. Төнлә күргән төшегездә сорауларыгызга җавап булачак, имеш.
Бүген иртән үк бал кортлары тынгысыз оча башласа, ә үрмәкүч кояш батканчы пәрәвез өстендә утырса, алдагы көннәр яңгырсыз, җылы булачак.

Этләр үлән өстендә тәгәри башласа, көннәр бозылачак.

Иртән үлән-чәчәкләрнең исләре гадәттәгедән ныграк сизелсә, тиздән яңгыр булачак.

Бүген күргән төш тормышка аша торган, ләкин куркыныч түгел.

Төшегездә энҗедән төймә күрсәгез, аны сатып алып тагарга кирәк. Бу төймә сезне һәм якыннарыгызны бәла-казалардан саклаячак.

26 июньдә туган кешеләр иртә торырга ярата, диләр. Аларга алмаз ташы килешә.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев