Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Беренче укытучым Сафина Солтания Aхмадулла кызына багышлыйм

Укытучыма!

 

Укытучым минем, сунмәс назым,

Якты язым-балачакларым,

Мин гомергә, олы остазым итеп,

Күңелемдә Сезне саклармын!

Бу сүзләрне йөрәгемә якын, кадерле булган кешеләремнең берсе - яраткан укытучым, беренче укытучы Сафина Солтания Aхмадулла кызына багышлыйм!

Купме еллар уткән, купме сулар аккан… Куңел китабын актарып утырам!... Мәктәпләрдә соңгы кыңгырау чыңлаган көннәр бүген. Кая илтер, кая алып барыр, бу катлаулы тормыш юллары?

Минем тормыш юлым, соңгы мәктәп кыңгырауына кушылып, Ульян шәһәренең педагогика университетына кереп китте. Кабатланмас 5 ел, һәм мин – укытучы, мөгаллимә! 2016 нчы елның 1 нче сентябре, Казан шәһәре 170нче мәктәп, минем каршымда узләреннән дә зур чәчәк бәйләмнәре тотып, ышаныч һәм кызыксыну тулы кузләре белән 28 бала басып тора. Аларның һәрберсендә чишмәдәй саф куңел, якты хыяллар, нәни-олы йөрәкләр, җавап кеткән мең төрле сорау! Ап-ак дәфтәр битләренә курка-курка беренче хәрефләр язулар, иҗекләп сузләр укулар башланды. Ә күз алдыннан хаман  минем дә алар кебек ак блузкадан, зур ак бантиклардан парта артында утырып, белем илен гизүем китми... Нәни кулларыбыздан тотып, шушы илгә безне Солтания апа алып кереп китте. Һәрберебезнең йөрәгенә ачкып таба белде ул. Аның да бит куңеле тулып, авыр вакытлары булгандыр, кат-кат аңлатып та, без аңлый алмый торган темалар булгандыр… Әмма аның йөзендә беркайчан да төшенкелек курмәдек без, олысын олы итә, кечене кече итә белде ул! Үзем аның кебек укытучы булгач та, киңәшләре белән ярдәм итте. «Минем сиңа ышынычым зур, акыллым!» – дигән сүзләре әле дә булса колагымда яңгырый. 

Һәм менә бүген минем дә беренче чыгарылыш сыйныфым башлангыч мәктәпнең ишекләрен яба. Беренче дәреслэр, беренче җиңүләр һәм жиңелүләр артта калды. Минем 28 ышанычым! Еллар узгач, алар да мине сагынып искә алармы? Аларның хәтерендә дә мин укыткан дәресләр калырмы?...

Ә мин хәтерлим, укытыучым! Олы рәхмәтем Сезгә, минем остазым! Тыныч йоклагыз, хөрмәтлем!!!

Розалия Фаритовна Хайрутдинова(Алимова)

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев