Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Бердәм тавыш бирү көнендә Чүпрәленең дүрт озын гомерле кешесе юбилей даталарын билгеләп үтә

Юбилярларны район җитәкчеләре котлады.

Бүген, июльнең беренче көнендә, РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча бердәм тавыш бирү көнендә, Чүпрәле районында яшәүче берьюлы дүрт хатын-кыз үзләренең юбилей даталарын билгеләп үтә.

 Юбилярларны шәхсән район башлыгы Марат Гафаров, аның урынбасары Алексей Ярухин һәм Башкарма комитет җитәкчесе Данис Сатдинов котладылар, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путиннан котлау открыткасы һәм бүләкләр тапшырдылар.

Җитәкчелек исеменнән беренче котлауны Алешкин-Саплык авылында яшәүче Васильева Мария Николаевна кабул итеп алды. Ул тыл хезмәтчәне, колхозда эшләгән.

Иске Кәкерле авылында гомер итүче Факия Вәлиәхмәт кызы Алиәкбәрованы 95 яшьлек юбилее белән район башлыгы Марат Гафаров котлады. Юбилярның ире сугыш ветераны. Алар тормыш иптәше белән тугыз бала тәрбияләп үстергәннәр. Сугыш елларында аңа снайперлар курслары узарга туры килә, хәтта укулар да уза ул. Факия апа сугыштан соң гомер буе колхозда эшләгән.

Зур Чынлы авылында яшәүче Алимова Мәгъсүмә Шәрипҗан кызы һәм Алимова Әминә Арифулла кызы да сугыш авырлыкларын үз җилкәләрендә күргән өлкән буын вәкилләре. 

Мәгъсүмә апа 42 яшендә тол калган, җиде баласын аякка бастырган, әмма язмыш аңа зур югалтулар бирә, биш баласын җирли ул. Ә Әминә апа ире белән биш бала тәрбияләп үстергәннәр.

Юбилярларны - Бөек Ватан сугышы берләштерә. 90 һәм 95 яшьлек әлеге  буын һәркемгә үрнәк булып тора.

Өлкәннәр атна дәвамында РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирүдә дә катнашырга өлгергәннәр. Сайлау комиссияләре әгъзалары барлык саклык чараларын үтәп, өйләренә килгәннәр аларның.

–Безгә ачлык, дәһшәтле сугыш, туганнарыбызны, якыннарыбызны югалтуны кичерергә, күрергә туры килде. Бүгенге тормыш белән чагыштырырлык түгел. Хәзер барлык шартлар да тудырылган, пенсияне вакытында алабыз. Балалар, оныклар, оныкчыклар иминлектә, тотрыклы илдә яшәсен. Ә иң мөһиме-тыныч күк булсын, - диделәр алар, визит һәм котлау сүзләре өчен зур рәхмәт белдереп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев