Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

“Бердәм Россия”нең Чүпрәле җирле бүлеге яңа әгъзалар белән тулыланды

Конференция кысаларында партиянең Чүпрәле җирле бүлекчәсе сәяси советы составына кайбер үзгәрешләр дә кертелде.

28 октябрь көнне, район Советы утырышлар залында «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Чүпрәле җирле бүлекчәсенең XXIХ конференциясенең икенче этабы булды

Сәяси чарада «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең җирле 22 башлангыч бүлекчәсеннән делегатлар, район Советы депутатлары, партиянең сәяси советы әгъзалары, активистлар һәм гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. 
Конференцияне партиянең Чүпрәле җирле бүлеге Секретаре  Марат Гафаров алып барды. Көн тәртибе расланганнан соң беренче мәсьәлә буенча партиянең Чүпрәле җирле бүлеге Секретаре  урынбасары Алексей Ярухинның чыгышы тыңланды. Ул  җирле бүлекнең узган чордагы эшенә, сайлау кампаниясе чорында башкарылганнарга йомгак ясады, киләсе чорга бурычлар билгеләде.

-Сайлау кампаниясе барышында партия әгъзалары белән берлектә без халык белән очрашулар үткәрдек. Районыбыз күзгә күренеп үссә дә халыктан партиягә сораулар керә, алар юлларны яхшыртуны, тораккоммуналь хезмәтен камилләштерүне, су белән тәэмин итүдә тоткарлыкларны бетерүне сорый. Халык белән очрашуларда, җирле бүлекчә үткәргән пикетлар вакытында без халыктан 52 гозер-үтенеч кабул иттек һәм аларның иң актуалҗләрен “Халык программасы” дип аталган программага керттердек. Киләчәктә аларны үтәү өчен дә билгеле бер эшләр башкарырга кирәк булачак,-дип конференөия делегатлары-партия әгъзалары алдына бурычлар куйды Алексей Ярухин

Конференция кысаларында партиянең Чүпрәле җирле бүлекчәсе сәяси советы составына кайбер үзгәрешләр дә кертелде. Ротацияләү нәтиҗәсендә партиянең Түбән Чәке беренчел бүлекчәсе лидеры Олег Албутов, шулай ук, партиянең Иске Элмәле беренчел бүлекчәсе җитәкчесе Рамиль Низамов сәяси советка бертавыштан сайландылар.

Соңыннан партия активистларына намуслы хезмәтләре һәм «Бердәм Россия» партиясе эшчәнлегендә актив катнашканнары өчен Рәхмәт хатлары һәм партиянең яңа әгъзаларына партия билетлары тапшырылды.

Конференция эшендә Татарстан Дәүләт Советы депутаты Шакир Ягудин да катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев