Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Баскетбол буенча ярыштылар

“Алтын” физкультура-савыктыру комплексында “КЭС - Баскет” мәктәп баскетбол лигасы чемпионатының муниципаль этабы узды.

Чемпионатта баскетбол буенча куст ярышларында җиңгән егетләр һәм кызлар командалары катнашты.

Егетләр командалары арасында I урынны - 1 санлы Иске Чүпрәле мәктәбе командасы, II урынны - Иске Чүпрәле күппрофильле лицее, III  урынны Кече Чынлы урта мәктәбе командасы яулады.

Кызлар командалары арасында I урынны Яңа Элмәле урта мәктәбе командасы алды, II урын - Марс мәктәбе командасында, III урында - Иске Кәкерле урта мәктәбе.

Ярыш йомгаклары буенча барлык уеннарда катнашучы егетләр һәм кызлар арасыннан район җыелма командасы өчен иң яхшы уенчылар сайлап алынды. Алар Буа шәһәрендә узачак республика зона этабында катнашып безнең район данын яклаячак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев