Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Барис Гафуров: Берничә культура орлыгын бергә чәчсәң, борчак үсми

Чүпрәледә комиссия чәчүлекләрне тикшерде

Июнь ае башында районның барлык төр милеккә караган авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә махсус комиссия чәчүлекләрне кабул итте. Аның эшендә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Тәлгать Халитов, идарәнең кырчылык һәм механикалаштыру белгечләре Фәнил Хәлимов, Илдар Камалов, "Россельхозцентр" ның район бүлеге начальнигы Исламетдин Низамов, үсемлекләрне чүп үләннәреннән һәм корткыч бөңәкләрдән саклау буенча агроном Илгиз Азизов, урыннардагы хуҗалыклар җитәкчеләре һәм баш агрономнар катнашты. Комиссия әгъзалары алдында чәчүлекләрне тикшерү һәм язгы кыр эшләренең сыйфатына бәя бирү бурычы куелды.

Сабан һәм көзге культураларының, күпьеллык үләннәрнең торышы бәяләнде. Пар җирләрен эшкәртү, туңга сөрү, ашламалар кертү, чәчү нормаларын үтәү исәпкә алынды. Кырда ук белгечләр шытымнарның торышы, аларны карау турында фикер алыштылар, тикшерелгән һәр участокта кырчыларның эшчәнлегенә объектив бәя бирделәр, төрле технологияләрнең сыйфаты һәм җитешсезлекләре турында әйттеләр.
...Тикшерү җаваплылыгы чикләнгән "Эталон - Агро" җәмгыяте кырларын караудан башланды, аннан соң ул "Цильна" хуҗалыгында, П.В. Дементьев исемендәге агрофирма кырларында дәвам итте. Авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек идарәсе башлыгы Тәлгать Халитов билгеләп үткәнчә, райондагы 44700 гектар чәчүлекләрнең 10130 гектарын – арпа, 15627 гектарын – сабан бодае, 349 гектарын – бөртек кукурузы, 2777 гектарын - шикәр чөгендере, 2477 гектарын-көнбагыш, 2447 гектарын рапс һәм башка культуралар били. Әйтергә кирәк, быелгы яз бик үзенчәлекле булуга карамастан, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм һәр игенче кыр эшләренә оешкан төстә керешкәннәр. Тикшерү нәтиҗәләреннән чыгып, быелгы уңышны хәзер үк күпмедер дәрәҗәдә фаразларга мөмкин. Чәчүлекләрнең торышы яхшы.

Язгы кыр эшләре технологик таләпләрне үтәп башкарылган. Көзге айларда туфракны сыйфатлы итеп эшкәртү, чәчү чараларын үзвакытында уздыру, минераль ашламалар кертү, көзге культураларны өстәмә тукландыру яхшы уңышка ышанычны арттырган. Чәчү бер хәл, аннан соң әле корткычларга, авыруларга каршы көрәшергә, тамырдан өстәмә тукландырырга, рәт арасын эшкәртергә кирәк бит әле. Бу максаттан, хәзерге вакытта чүп үләннәренә һәм корткычларга каршы көрәш дәвам итә. Чәчүлекләрне кабул иткәндә комиссия шулай ук Чүпрәле районында нинди культураларның сортлары өстенрәк булуын да билгеләде, кайбер хуҗалыкларның алдынгы тәҗрибәсен өйрәнү һәм аларны район күләмендә киң куллануга кертү кирәклегенә игътибар итте. Җаваплылыгы чикләнгән "Цильна" җәмгыятендә, мәсәлән, терлек азыгы катнашмасын чәчкәндә, беренче карашка гади, әмма бик файдалы алым кулланганнар.

Чәчү комплексындагы бер чәчкеч белән борчак чәчкәннәр, ә башка агрегатлар катнаш азык орлыклары чәчкән. Хуҗалык директоры Барис Гафуров сүзләренә караганда, әгәр берничә культура орлыгын бергә чәчсәң,бу культуралар борчакны "түбәнсетә", ягъни үсәргә мөмкинлек бирми икән. Азык катнашмасында борчакның да булуы бик мөһим, ул азык балансын баету өчен бик кирәк диләр белгечләр. Гомумән алганда, тикшерү нәтиҗәләре буенча барлык басуларга да диярлек уңай бәя бирелде, игенче – механизаторларның хезмәте югары бәяләнде. «Цильна» җәмгыяте (җитәкчесе Б. Гафуров) басуларын караганнан соң, комиссия бу хуҗалыкның югары игенчелек культурасына ия булуын билгеләп үтте. Басулар чиста, чүп үләннәр юк. Хуҗалык игенчеләренең, урта буын җитәкчеләренең үз эшенә намуслы каравы ихлас сокландыра, быел да мул уңыш алуга ышаныч уята.
-Бүгенге көндә туфракта дым җитәрлек, - дип билгеләп үтте районның агроидарәсе башлыгы Т. Халитов. - Хәзер барлык көчне чәчүлекләрне карауга, күпьеллык үләннәрнең беренче катын тиз арада чабып алуга юнәлдерергә кирәк. Һава торышы гына мәшәкатьләр тудырмасын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев