Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Балтырган (борщевик) өчен штраф кертәчәкләр

Бакчасында бу зарарлы үләнне юк итмәгән физик затларга 2-5 мең сум, ә юридик затларга 1 миллион сумга кадәр штраф каралган.

Дөрес, бу закон әлегә Мәскәү өлкәсендә генә гамәлдә. Агулы чүп үләне белән көрәш өчен быел гына да 300 миллион сум акча сарыф итеп тә нәтиҗәсе булмагач, чарасызлыктан мәскәүлеләр штрафлар кертергә карар кылганнар.

Татарстанда да  балтырган җитәрлек. Югыйсә, 1970 елларда аны махсус чәчеп утырткан булганнар. Талымсыз үсемлек алыштыргысыз терлек азыгы булыр дип көтелсә дә, мал-туар аны бик өнәп бетермәгән, җитмәсә үсемлекнең кеше өчен куркыныч булуы да ачыкланган. Үләннең суы тәнне пешерергә, хәтта сукыр калдырырга да мөмкин, ди табиблар. Балтырганнан тиз генә котылып та булмый.

Реклама

Ул хәзер авылларда гына түгел, Казан урамнарында да очрый. Белгечләр исә, бу агулы үсемлекне бары чабып кына бетереп була, дип саный. Үсемлеккә каршы көрәшне ул кечкенә вакытта башласаң яхшырак. Татарстанда бу проблеманы хәл итү белән Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты шөгыльләнә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев