Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Баланы ана карынында ук кайгырт: Чүпрәледә «түгәрәк өстәл» артында фикер алыштылар

2024 ел Президент Владимир Путин тарафыннан Гаилә елы дип игълан ителгән иде. Шушы уңайдан, ел дәвамында, гаилә кыйммәтләренә багышланган чаралар уза һәм узачак.

«Плюс один» абортларны комплекслы профилактикалау проекты кысаларында «Созидание» яшьләр һәм яшүсмерләр клубында узган «Гаилә кыйммәтләрен саклау һәм абортларны профилактикалау» дигән темага оештырылган сөйләшүләр дә шундый чараларның берсе иде. Анда «Умиление», «Гаиләләрне, аналарны һәм балаларны яклау үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешмасы вице-президенты Аида Фиогбе, район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәлалов, район үзәк хастаханәсенең акушер-гинеколог, район мәгариф, социаль яклау бүлекләре, яшьләр эшләре, туризм һәм спорт бүлеге, опека һәм попечительлек, ЗАГС, балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия вәкилләре һәм башкалар катнашты.

«Аналарга һәм балага карата районның социаль сәясәте», «Ата-ана җаваплылыгы — гаилә тәрбиясе турында», «Халыкта әхлакый кыйммәтләр формалаштыру буенча дини оешмалар эшчәнлеге», яшүсмерләр арасында йөклелекне кисәтү, мәктәпләрдә яшүсмерләрдә әхлакый кыйммәтләр формалаштыру буенча докладлар белән чыгыш ясадылар белгечләр.

Аида Фиогбе балалар тууның санын арттыру максатларында «Татарстан тормыш өчен» дип исемләнгән төбәк программасы турында сөйләде. Аида Владимировна Татарстаныбызның 2020 елда «Плюс один» абортларны комплекслы профилактикалау проектының сынау төбәге булуы турында да әйтте. Әлеге проект кысаларында 1056 медицина хезмәткәре өчен гинекологлар һәм психологларның команда эше буенча 59 семинар үткәрелгән. Елга ике тапкыр йөкле хатыннар көне уздырыла, әлеге дата 7 октябрь һәм 7 апрель көннәренә туры килә. 

Аида Владимировна, шулай ук, чарада катнашучыларның игътибарын яшь буын арасында профилактика- агарту эшчәнлегенә, асоциаль гаиләләр белән эшләүгә юнәлтте. Яшьләр арасында «Гаилә һәм гаилә кыйммәтләре» темасына лекция-әңгәмәләр оештырырга тәкъдим итте. Кризислы йөкле һәм балигъ булмаган йөкле хатыннарга ярдәм, йөкле хатыннарга медицина күрсәтмәләре, вакытында ярдәм күрсәтү турында да сөйләде. 

— Безнең уртак бурычыбыз — йөкле хатын нинди генә авыр хәлдә булмасын, булачак һәр баланың гомерен саклап калу, — диде ул.

"Түгәрәк өстәл«дән соң районның яшь йөкле хатын-кызлары белән очрашу да оештырылды. 
Очрашу вакытында район үзәк хастаханәсе акушер-гинекологы Гүзәл Гайфуллина «Сәламәт гаилә — сәламәт балалар» темасы буенча чыгыш ясады. 

— Гаиләдә баланың тууы — ул һәрвакыт шатлыклы вакыйга. Булачак баланың сәламәтлегенең нигезе ата-ананың, бигрәк тә ананың, сәламәтлеге торышына бәйле, — дип билгеләп үтте ул. 

Чара азагында барлык яшь йөкле хатын-кызларга «Умиление» «Гаиләләрне, аналарны һәм балаларны яклау үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешмасы тарафыннан бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев