Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Аз керемле чүпрәлеләр социаль килешү төзи ала

Социаль контракт ул – социаль яклау органы һәм катлаулы тормыш хәлендә калган кешеләр (гаиләләр) арасында дәүләтнең социаль ярдәме күрсәтелү турында төзелгән килешү.

 

Социаль контракт – ул социаль яклау бүлеге һәм аз тәэмин ителгән гаиләләр арасындагы килешү.

Соңгы айларда социаль контракт нигезендә бирелүче дәүләт ярдәме турында бик еш ишетергә туры килә.  Шулай да күпчелек халык аның нинди ярдәм булуын һәм аны алу өчен ниләр эшләргә кирәклеген аңлап бетерми.

Район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Зөлфия Юсупова әйтүенчә, социаль контракт ул – социаль яклау органы һәм катлаулы тормыш хәлендә калган кешеләр (гаиләләр) арасында дәүләтнең социаль ярдәме күрсәтелү турында төзелгән килешү.

Бу ярдәм аз керемле гаиләләргә (гражданнарга), кереме Татарстанда билгеләнгән яшәү минимумы күләменнән түбәнрәк булган гаиләләргә һәм гаиләнең мөлкәт белән тәэмин ителеш дәрәҗәсе түбән булган гаиләләргә пособиеләр рәвешендә бирелә. Аны  эшкә урнашу, эшмәкәрлек эшчәнлеге алып бару, үзмәшгульлекне булдыру, шәхси ярдәмче хуҗалык оештыру, авыр тормыш хәленнән чыгу максатына тотарга мөмкин.

Реклама

– Мондый социаль килешүне төзү өчен бер җирдә дә эшләмәүче гражданнар безгә мөрәҗәгать итә ала. Иң элек социаль яклау бүлегендә программа төзелә. Аның нигезендә хезмәт һәм мәшгульлек үзәгенә эш урыны эзләүче буларак исәпкә баскач, социаль контракт төзү датасыннан бер ай һәм эшкә урнашу датасыннан соң, 3 ай дәвамында, 10294 сум күләмендә пособие түләнә.

Үз эшен ачарга җыенучы, әлегә  беркайда да эшләмәүче, аз тәэмин ителгәннәр исә социаль ярдәм бүлегенә килеп шәхси эшмәкәрлек яисә үзмәшгульлек юнәлеше буенча гариза яза ала. Аларга 75 мең сум акча түләнә.

Шәхси ярдәмче хуҗалык булдырасың килсә дә шулай ук,- ди Зөлфия Юсупова.

Документларны район социаль яклау бүлегенә тапшырырга кирәк булачак. Белешмәләр өчен телефоннар: 8(84375) 2-38-07, 8(84375) 2-30-07.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев