Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Авылны уңганнар яшәтә

Татар Бизнәсе авылының көньякка караган өлешендә берничә бинадан торган терлекчелек комплексы барлыкка килде. 2012 елда эш башлаган Фәния-Айрат Хәлиловларның  гаилә фермасы бу.

Икебез дә шушы авылдан...

Хәлиловлар – районда бүген иң уңышлы эшләүче фермерларның берсе. Ә моңа кадәр, билгеле, күп кенә сынауларны, авырлыкларны да үттеләр алар.  Гаилә фермалары кору буенча республика программасы эшли башлагач, Фәния ханым ике дә уйлап тормыйча, әлегәчә эшмәкәрлек, ягъни алып-сату белән белән шөгыльләнүдән барлыкка килгән “мая”ны әлеге программага керү өчен куллана. Бүген инде гаилә фермасы оештыруларына алты-җиде еллап вакыт үткән. Бу эш белән шөгыльләнергә алынуларына бер тамчы да үкенмиләр  Хәлиловлар. Шулай булмый ни, терлекчелек хезмәте аларга ят түгел лә. Кечкенәдән әти-әнисенең кул арасына кереп, авыл эшендә кайнап үскән бит Фәния дә, Айрат та. Мал-туар асрауның авырлыклары да, отышлы яклары да аларга яхшы таныш.

– Икебез дә бер авыл кешеләре, Айратлар гаиләдә 5 бала булсалар, без дүрт  бертуган, барыбыз да яшьли әти-әни кул арасына кереп үстек,-ди Фәния.  –“Гаилә фермасы” төзүгә дәүләт ярдәм бирә дигәнне ишеткәч тә, үзебезне сынап карарга булдык – тәвәккәлләп  башлап җибәрдек. Әлеге башлангычыбызны туганнарыбыз да күтәреп алды. Бердәм бер көч булып яшибез.  Ходайга  шөкер, барысы да ярдәм итә. Әти-әниләр дә бик булышалар, киңәш итәләр. Әтием Мөбарәкша “Татарстанның атказанган механизаторы”  исеменә ия. Гомере буе колхозда хезмәт куйды. Бүген  сигезенче дистәне ваклый.  Җәйлеген кырларны тәрбияләү мәсьәләсе аның җаваплылыгында.

2012 елда кредит алып, 24 баш терлеккә исәпләнгән абзар салалар алар. Дәүләт биргән 1 млн.  сум субсидия дә зур ярдәм була, билгеле. Хәтерлим әле, 2012 елның май аенда райондагы чәчү эшләренең барышы белән танышырга килгән Татарстан Республикасы  авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов Хәлиловларның гаилә фермасына да кереп чыккан иде. Ул вакытта Хәлиловлар авыл башында урнашкан фермаларына (бу санитария таләпләренә дә җавап бирә)  юл сузуны сораганнар иде. Сүзендә тора министр, тиз арада  500  метр озынлыктагы таш-бетон юл да төзелә.

Эшләрен 18 баш савым сыеры белән башлап җибәргән Хәлиловлар бераздан тагын да 10 нәселле сөтбикәләр сатып ала. Иркен итеп эшләнгән абзарда аларына да урын табыла.

Бүген аларның гаилә фермасында 42 баш савым сыеры, 50 баш  үгез һәм таналар  бар.

Малларны җәй буе көтүдә йөрткәннәр.  Алдынгы карашлы Фәния “көтүчеләрнең“ дә электрон төрен сайлаган.

Җәй –  мул сөт чоры

Көненә 450 килограммга кадәр сөт тапшырып барганнар. Хәзер, билгеле, савым кими төшкән. Көннәр дә суытып җибәрде, буаз маллар байтагы ташлаткан да.

Сөттән һәм бозауларны үстереп сатудан тупланган акчаны  җиһазлар сатып алуга тотканнар. Тегермән, трактор, комбайн, печән әйләндергеч, җыйгыч техника һәм башкасын сатып алганнар.

– Нәселле бер сыер 100 мең сум тора бүген.  Эш башлаганда буаз таналарны Балтачтан кадәр алып кайткан идек.  Ә бер ферма корпусын төзеп чыгу 4 млн. сумга  төшә,-ди Айрат Хәлилов.

Грантлар ярдәмгә килә

2018 елның сентябрь аенда Хәлиловлар  тагын бер яңа ферма бинасын сафка бастыралар. Монысы 80 баш сыерга исәпләнгән. Әлеге бинаны төзү өчен дә алар  “Гаилә терлекчелек фермаларын үстерү” республика программасында катнашып, грант отканнар.  Шулай итеп,  быел Татарстан хөкүмәте бюджетыннан  Хәлиловларга 3 млн. 909 мең сум акча кайткан. Моңа өстәп үзләре дә 2 млн. сумнан артык  акчаларын тотып, яңа төзелгән бина эчен кирәкле җиһазлар  белән тулыландыралар. Болар:  заманча сөтүткәргечләр, сөт суыту җайланмасы һ.б, һ.б.  Яңа бинада әлегә тынлык. Хуҗабикә Фәния ханым әйтүенчә, бирегә сыерларны март аенда гына  кертәчәкләр. Чөнки әлегә аларның бозаулыйсы бар, аннан тәрбия кыласы – һәр эшнең үз җае дигәндәй...

Бу урында үткән ел, Хәлиловларның  “Иң әйбәт гаилә фермасы” республика бәйгесендә җиңү яулауларын да әйтеп үтик. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов аларга  Тәтеш районында узган зона киңәшмәсендә  Диплом һәм акчалата бүләк тапшыра.

– Гомумән, авыл җирендә  эшләргә теләгән һәркем өчен төрле программалар эшли, аларны өйрәнергә, файдаланырга һәм, билгеле инде, тырышып эшләргә дә кирәк, -ди фермер.  

Авырлыклар куркытмый

Сүз дә юк, гаилә фермасын әйдәп бару ансат түгел. Югарыда әйтелгәннәрдән тыш, Хәлиловларның авыл үзәгендә шәхси кибетләре дә халыкка хезмәт күрсәтә. Фермадагы эшләрне тәмамлаганнан соң, Фәния ханым кибеткә ашыга. Гомумән, Фәния белән аралашсаң, аңа сокланмый  мөмкин түгел. Хатын-кызның бит әле аның өйдәге эше дә  “тавык чүпләп бетермәслек”.  Барысына да ничек өлгерә, җитешә,  диген. Әзрәк ял итеп алыйм, дия торганнардан түгел ул. Киресенчә, аз гына буш вакыты булдымы,  кулына бәйләвеч тота: оекбашлар, бияләйләр бәйли.

– Тәүлегенә дүрт кенә сәгать йоклаган чаклар бик күп,- ди Айрат. – Ел әйләнәсе иртәнге дүрттән аяк өстендә без. Сәгать биштә иртәнге савымны башлыйбыз. Терлекләрне ашату-эчертү, чистарту, тирес чыгару, аннары сөтне илтү, җәен печән чабу, төзелеш… Эш берсе өстенә икенчесе өстәлә генә тора. Зарлана диеп уйлый күрмәгез. Авырлыклар куркытмый. Эшләргә яратабыз. Бу зур хезмәткә алынганбыз икән инде, ярты юлда туктап калмаячакбыз. Теләгебез дә, дәртебез дә, көчебез дә җитәрлек. Исәнлек кенә булсын. Иң мөһиме –  бу бит безнең гаилә эше. Бездән  соң аны балалар  дәвам итәр. Һәрхәлдә, без моңа ышанабыз.

Күренеп тора, Хәлиловлар эштән курка торганнар түгел. Алга зур планнар коралар. Хәлиловлар кебек хезмәт кешеләренә ярдәм итәргә, омтылышларын хупларга гына  кирәк. Бүгенге авылны да  бит әнә шундый уңганнар тотып тора, яшәтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев