Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Авылларга кооперативлар кирәк

Шушы көннәрдә районыбызның Иске Кәкерле һәм Иске Чокалы авылларында Татарстан Республикасының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы каршындагы авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге белгечләре катнашында очрашулар узды.

Аларда район территориясендә үз эшчәнлеген алып баручы кулланучылар кооперативлары җитәкчеләре, крестьян-фермер хуҗалыклары, шәхси ярдәмчел хуҗалыклар вәкилләре, үз йортларында мал тотучылар катнашты.
Безнең район халкы мал – туарны күпләп асрый. Кайбер йорт хуҗалары төрле сәбәпләргә сылтап терлектән читләшсә дә, үз хуҗалыкларында дистәләгән мал тотучылар саны арта гына бара. Хезмәт куйгач аның ахыргы нәтиҗәсе дә булырга тиеш, әлбәттә. Тик менә җитештергән сөтеңнең, итеңнең арзан бәядән сатуга чыгуы бик борчый авыл кешесен. Җитәкчелек белән очрашулар вакытында да бу хакта халыкның моң – зарын еш ишетергә туры килә. Дөрес, соңгы елларда республика җитәкчелеге авылда көн күрүчеләрнең тормышын яхшырту, авыл хуҗалыгын үстерү буенча шактый эшләр башкара, төрле программалар гамәлгә ашырыла. Авыл җирлекләрендә хуҗалык итүнең кече формаларын һәм кулланучылар кооперативларын үстерү, авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерүчеләренә ярдәм кулы сузу әлеге очрашуларда төп максат итеп куелды. “Татарстанда авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге” директоры Илнур Хәбибуллин хуҗалыкларның кечкенә формаларын, крестьян-фермер хуҗалыкларын берләштереп, авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативларын оештыру хакында тәфсилләп сөйләде.

- Безнең учреждение фермерлар, авыл хуҗалыгының кече формалары белән эшләп, аларны берләштерү, документларын эшләп бирү, грант ярдәмнәрен аңлату юнәлешендә эшли. Кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләрен дәүләт ярдәменең төп чаралары, яңа «Агростартап» программасы белән таныштырып уздылар. Кооперация нигезендә берләшү кече һәм урта бизнесның, шулай ук крестьян-фермер һәм шәхси хуҗалыкларның җитештерүен арттырырга, үз продукциясен зур сәүдә базарларына алып чыгарга һәм арадашчылардан арынырга булышлык итә, диде белгечләр. Шушы бренд астында без фермерлар, кооперативларның продукциясен сатуны яхшыртырга, - диде ул. Аның әйтүенчә, Чүпрәле районының кече һәм урта бизнес вәкилләренең эшчәнлек алып бару өчен мөмкинлекләре зур. Быел гына да савым сыерлар асраучыларга ярдәм йөзеннән 18 мииллион 491 мең, кош – корт алучыларга 398 мең, тана алучыларга 30 мең сум акча бирелгән. Мини фермалар оештыручылар 3 миллион 400 мең сум акча алган. Безнең районда сөт һәм ит эшкәртү буенча “Исток (җитәкчесе Фәргать Шигапов) һәм “Дуслык” (җитәкчесе Рамил Рафиков) кооперативлары эшли. Алар 2019 елда оешкан иде. Республика күләмендә үткәрелгән конкурста Грант отткан әлеге кооперативларга 9 миллион 46 мең сум акча кайтты.Алар бу акчаларга яңа җиһазлар алды, җитештерү территориясен киңәйтте.

Реклама

Бүген район территориясендә башка юнәлештш эшләүче кооперативлар да бар. Алар яшелчә үстерү һәм эшкәртү, кош-корт үрчетү, продукция җитештерү белән шөгыльләнә. “Элек районда утызга якын колхоз һәм кулланучылар кооперативы булган. Ул чакта авыл кешесенә яшәргә дә җиңелрәк иде. Үстергән малын “кая урнаштырыйм икән?” дип борчыласы да булмаган. Менә бу кооперативлар оештыру нәкъ шушы проблемаларны хәл итәргә тиеш тә инде”, - ди агро идарәнең финианслар буенча баш белегече Виктор Хрисанов. Очрашулар вакытында һәр катнашучы үзе өчен нинди дә булса яңалык һәм файдалы мәгълүмат алды. Бүген Чүпрәле районында 5500 сыер шәхси хуҗалыкларда асрала, мөгезле эре терлек асраучы гаиләләр, ягъни мини – фермалар тотучыларның саны арта бара. Агро идарәнең терлекчелек буенча баш белгече Айваз Абязов әйтүенчә, мини – фермалар буенча дәүләт программасы районда 2015 елда эшли башлаган икән. Беренче елны ук – 15, 2016 елда – 16, 2017 елда 18, 2018 елда – 14 һәм 2019 елда 10 мини – ферма оешкан. Бу юнәлештә республиканың Иделаръягы зонасына кергән районнар арасында Чүпрәле беренче урынны тота, республика күләмендә беренче бишлеккә кергән. Шланга, Яңа Элмәле, Яңа Ишле һәм Кече Чынлы авыл җирлекләре мини – фермалар оештыру буенча алда баралар. Шуны әйтик, районда гади фермерга документлар җыюда, үз проектыңны Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында яклауда булышлык итүче комиссия эшли. Очрашуларда авыл халкын әлеге дә баягы иң борчыган нәрсә – сөт бәяләре. Моңа алар “савылган сөтне төрле җирдә, төрле бәядән сатып йөрү отышлы түгел. Кооперация составында эшләгән очракта, сөтне кабул итү урыны төгәл һәм бәяләр дә тотрыклы булыр» дигән җавап алдылар. Чөнки, кооперативларга дәүләттән кайткан субсидия хисабына халыктан сатып алынган сөт бәяләрен арттыруга яңа мөмкинлекләр ачылачак. Авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге белгечләре заманча технологияләр кулланып, яңа алымнар кертүче предприятиеләр эшчәнлеген югары бәяләде. Очрашу нәтиҗәләре нигезендә авыл җирлекләре буенча районның эшлекле активлыгы рейтингы билгеләнәчәк һәм юл картасы төзеләчәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев