Чүпрәле хәбәрләре

"Туган як" - Чүпрәле районы газетасы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Авылларда «хуҗасыз» йортларның саны елдан-ел арта бара

Йорт хуҗасы өч ел дәвамында, кайтып нигезен рәткә китермәгән очракта, аның торагы автомат рәвештә дәүләткә күчә.

Хуҗасыз дип әйтү бу йортларның ияләре юк дигәнне аңлатмый әле, аларның күбесенең хуҗасы бар, әмма төрле сәбәпләр белән анда яшәмиләр генә. 

Кайбер гаиләләр шәһәргә киткән, башкалары мираска алган, әмма аны рәсмиләштерергә ашыкмыйлар, чөнки ул күп вакыт ала һәм кыйммәт тә. Аннан соң җир участогына да, корылмага да салым түләргә туры киләчәк. Иң аянычлысы, әлеге йортларны сүтеп тә ташларга ярамый, сатып та булмый. 

Кагыйдә буларак, мондый йортлар авыл йөзен генә ямьсезләтеп кенә калмый, янгын, хәвеф-хәтәр чыгу куркынычын да тудыра. Төрле җанвар, хайваннар ияләшүе дә авылда торучыларга куркыныч тудыра. 

Ташландык йортлар хуҗаларын табу ярты эш булса, аларны йорт участогын тәртипкә китерергә мәҗбүр итү — район хакимиятенең тагын бер мәшәкате.

Башкарма комитетындагы узган чиратагы дүшәмбе киңәшмәсендә район башлыгы Марат Гафаров бу уңайдан, канун кабул ителүен ассызыклап, алга таба шуның нигезендә эш итәргә тәкъдим ясады.

—Бөтенләй хуҗасыз йортлар берничек тә була алмый. Аларның ияләрен эзләп табарга, адреслы эш итәргә кирәк,-дип белдерде Марат Ринат улы.

Канун исә, йорт хуҗасының өч ел дәвамында, кайтып нигезен рәткә китермәгән очракта, аның торагы автомат рәвештә дәүләткә күчүен искәртә. Ул 2025 елның 1 мартыннан кабул ителде.

Әлеге канун авылдан чыгып киткән кешенең үз нигезен кайгыртуны да максат итеп куя. Бәлки кемдер туган нигезнең кадерен белер, кайтып карар, әти-әнисенең, әби-бабасының якты хатирәсенә хөрмәт белгертер— асылы да шуннан гыйбарәт.

Кирәкмәгән очракта, ташландык йортларны сүтеп, күп балалы гаиләләргә, йорт салырга теләүчеләргә бирергә мөмкин.

—Бу мәсьәләне чишү бик катлаулы. Шуңа да беренче бурыч итеп, аларның ияләрен табу куела,-диде район башлыгы.

Туган як... Туган йорт... Әти-әни нигезе... Балачак үткән урам... Гомер юлын күбрәк үткән саен бу төшенчәләр күңелгә тагын да ныграк якын була башлый, ешрак искә төшә, йөрәкнең иң якты, иң җылы, иң түр почмагыннан урын ала. Якташыбыз, Татарстанның халык артисты ИлСаф та соңгы «Туган нигез» премьера җырында туган йортларны ташламаска, авылларны мөмкин кадәр озак сакларга, дигән фикерне җиткерергә тырыша. «Әткәйләрнең, әнкәйләрнең фатихасын алыйк, туган үскән нигезләргә кайтып йортлар салыйк» дип җырлый ул. Йортлар салып ук булмаса да, булганнарын карап тору да саваплы булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев