Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Авыл егете яңа планнар белән яши

Районда бүгенге көндә  гаилә фермалары булдыручылар шактый. Шуларның берсе – Чуваш Бизнәсе авылында яшәүче Леонид Мишкин

Гаилә фермасы башлыгы Леонид Васильевич күп балалы гаиләдә тәрбияләнеп үсә. Авылда - 9, аннан соң Түбән Чәке урта мәктәбендә 11 сыйныфны тәмамлый. Яшьтән эш белән чыныгып үскән егет тормышта да югалып калмый. Башлап абыйсы Александр белән диван, кресло, кровать кебек җиһазлар ясый башлыйлар. Үзләренең мини-цехлары да була. Әмма Леонидка үзенең шәхси эшен булдыру уе тынгылык бирми. Шуңа да ул үзен төрле өлкәләрдә сынап карарга тели. Әти-әниләре белән өй төзергә тотыналар. Ә төзелеш эшләре өчен исә акчасы да күп кирәк. Шуңа да Леонид Мәскәү, Санкт-Петербург, Ульяновск кебек шәһәрләргә эшкә йөри башлый. Биредә аңа төрле җирләрдә эшләргә туры килә. Мәскәү шәһәрендә, мәсәлән, тоннель төзүдә, Санкт-Петербургта Ладога вокзалын төзү, Ульяновск шәһәрендә Президент Күперен салу кебек эшләрдә катнаша.

2003 елда исә гаилә корып җибәрә. Тормыш иптәше Валентина Ивановна Зур Аксу урта мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты дәресләрен укыта, бер үк вакытта уку-укыту эшләре буенча мәктәп директоры урынбасары вазифасын да башкара. Гаилә читкә чыгып китми, Чуваш Бизнәсе авылында төпләнеп кала, әти-әниләре белән бергә яшиләр. Гаиләдә өч бала тәрбияләнә.

Гаилә корып җибәргәч исә Леонид та күп уйланулардан соң авыл җиренә туры килә торган терлекчелек буенча эшчәнлеккә туктала һәм гаилә фермасы булдыруга алына. Авыл җирендә яшәгән гаилә моңа кадәр дә хуҗалыкларында мал-туар тота торган була. Элек үзенең әбисе яшәгән, бүгенге көндә буш торучы хуҗалык территориясен рәсмиләштереп, үз куллары белән ферма төзи башлый. "Татарстан Республикасында сөтчелек юнәлешендә мини-фермалар төзү" программасына керә һәм дәүләттән ярдәм-субсидия алуга ирешә. Леонид әйтүенчә, гаилә фермасын булдыру аңа 2 млн. 400 мең сумга төшә.

Бүгенге көндә өй салу өчен генә дә никадәр акча, никадәр түземлек кирәк бит, ә монда ферма кадәр ферма турында сүз бара. Өстәвенә, стенасын өеп, түбәсен каплап куйганнан соң да никадәр хезмәт куярга кирәк - суы да, җылысы да, тирес түгү җайланмасы да булсын... Ярый әле, үзенең кулыннан килмәгән эше юк, тимер эшен дә булдыра, агачына тотынса - анысын да эшләп куя. Күз курка, кул эшли, ди халык. Әкренләп боларның барысын да булдыра Леонид. Бүгенге көндә аларның гаилә фермасында савым сыерлар, яшь бозаулар, откормадагы бозаулар да бар. Ферма бинасы да заманчалаштырып ясалган, маллар алдында суэчергечләр тора, автоматлаштырылган ТСН, саву аппараты да автоматка көйләнгән. Сыерларны саву өчен җайланмасын да үзе көйләп куйган. Сыерларны савуны исә гаиләдә кем бушый, шул башкара. Гомумән, хуҗалыктагы бөтен хезмәтне гаилә белән бергәләшеп тарталар алар. Сөтне урнаштыру белән дә проблема юк, чөнки авылда сөт җыю оештырылган, көненә бер тапкыр ишек төбеннән үк килеп алалар.

Барысы да шулай көйле генә бара төсле тоелса да, авыл фермерын борчый торган көнүзәк мәсьәләләр шактый әле. Гаилә фермасы бар көченә эшләп китеп, табыш китерсен дисәң, аның үз җире булырга тиеш, дип саный ул. Әнә, быел гына да малларны кыш чыгарыр өчен йөзләгән төргәк салам һәм печәнен, берничә дистәләгән тонна фуражын әзерләгәннәр. Азыкның бәясе кыйммәтләнгәннән-кыйммәтләнә барган вакытта боларның барысын да сатып ала башласаң, бернинди табыш турында да уйлыйсы да юк, ди ул. Шуңа да алар үзләренә арендага җир алу турында да уйланалар. Үзләренең “МТЗ-82” маркалы тракторлары, аңа кирәкле булган барлык агрегатлары да бар. Кышын исә әлеге тракторы белән Леонид Зур Аксу җирлегенә кергән Зур Аксу һәм Чуваш Бизнәсе авылларындагы урам юлларын кардан чистарта икән. Гомумән, һәр эшне дә җиңеләйтү максатында, барысын да алдан уйлап, көйләп ясаган Леонид.

- Без мондый программалар булганы һәм гаилә фермаларына ярдәмнәре өчен район һәм республика җитәкчелегенә бик рәхмәтле. Гаилә фермасына нигез салуыбызга, шушындый, авыр, күләмле эшкә алынганга һич кенә дә үкенмибез,- ди Леонид.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев