Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Автотранспорт сатып алсаң

Транспорт чаралары ТР буенча эчке Эшләр министрлыгының  Дәүләт автоинспекциясе бүлекчәләрендә теркәлергә тиеш.

Дәүләт автоинспекциясе эшчәнлегендәге юнәлешләрнең берсе -транспорт чараларын теркәү буенча дәүләт хезмәте күрсәтү. Гамәлдәге законнар нигезендә транспорт чарасы хуҗасы транспорт чарасын сатып алган көннән соң 10 көн эчендә дәүләт исәбенә кую өчен теркәү бүлекчәсенә гариза белән мөрәҗәгать итәргә тиеш. Татарстан Республикасы территориясендә транспорт чараларын теркәү буенча хезмәт 21 районда күрсәтелә.

Транспорт чараларын теркәү ЮХИДИнең теләсә кайсы теркәү бүлекчәсе тарафыннан башкарыла.

Игътибар итегез, транспорт чарасын 16 яшькә җиткән кеше исеменә генә теркәү мөмкин.

Теркәү бүлекчәсенә мөрәҗәгать иткәндә гариза бирүчегә билгеләнгән үрнәктәге гариза, милекче һәм аның вәкиленең шәхесен таныклаучы документ, транспорт чарасын идентификацияләүче документлар (югалган документларны рәсмиләштергәндә таләп ителми), транспорт чарасына хокук билгели торган документлар (ДКП, мирас хокукы турында таныклык, суд карары һ. б.), гражданлык җаваплылыгын (ОСАГО) иминиятләштерү буенча белешмә, дәүләт пошлинасын түләүне раслаучы документ тапшырырга кирәк.

Реклама

Теркәү гамәлләре төренә карап, дәүләт пошлинасы күләме Россия Федерациясе Салым кодексы белән билгеләнгән. Шул ук вакытта, дәүләт хезмәтләренең бердәм порталы аша гариза биргән очракта, дәүләт пошлинасы күләме 30 процентка кимрәк булачак.

- Транспорт чарасын теркәү турында Бердәм дәүләт порталы аша гариза биргәндә, дәүләт теркәү билгесен саклап калганда, дәүләт пошлинасын арттырып түләмичә, тиешле хезмәт категориясен дөрес сайларга кирәк.

Хәзерге вакытта Дәүләт хезмәтләренең бердәм порталында элеккеге милекче белән  ЮХИДИ бүлегенә килмичә генә дә транспорт чарасын теркәү мөмкинлеге гамәлгә ашырыла. Әлеге хезмәтләрне алу өчен документларны электрон рәвештә тапшырырга кирәк. Әлеге хезмәт өчен дәүләт пошлинасы түләү кирәкми. Шулай ук Дәүләт автоинспекциясенең теркәү бүлекчәсенә килгәнче, «ЮХИДИ.РФ» Дәүләт автоинспекциясенең рәсми сайтында сатып алына торган транспорт чарасын гамәлдәге теркәү предметына, шулай ук теркәү гамәлләрен үткәрүгә тыюлар һәм чикләүләр булмавына тикшерергә киңәш итәбез,-ди  Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча ЮХИДИ бүлеге начальнигы, полиция майоры Анатолий Михайлов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X