Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Автоинспекторлар Шурбиннар гаиләсенә автокресло тапшырдылар

“Игътибар – балалар” профилактик чарасы һәм “Бала - төп пассажир!” акцияләре кысаларында автоинспекторлар Яңа Уби авылыннан 6 бала тәрбияләүче Шурбиннар гаиләсенә автокресло бүләк иттеләр.

Бүләкне “Юл хәрәкәте иминлеге” ДБУ территориаль идарәсендәге профилактикалау бүлегенең Буа бүлекчәсе әйдәп баручы белгече Лилия Вахитова һәм район ЮХИДИ бүлеге инспекторы Рамил Шәрәпов тапшырдылар. Алар яшь гаиләгә нык сәламәтлек һәм иминлек теләделәр.

- Кечкенә пассажирлар өчен юлда төп һәм иң нәтиҗәле саклану чарасы – ул балалар өчен тотып тору җайланмасы, - дип билгеләп үтте Лилия Вахитова автокресло тапшырганда.

Шурбиннар гаиләсендә алты бала тәрбияләнә. Балаларның иң өлкәне Станиславка 11 яшь, Виталийга – 9, Евага – 5, Евгенияга – 4, Елисейга – 2 һәм кечкенә Янага 1 яшь. Гаилә башлыгы Евгений Геннадьевич вахтада эшли, ә балаларның әнисе Светлана Витальевна мәктәптә педагог-оештыручы хезмәтен башкара.

- Без нәкъ менә безнең гаиләне сайлаганнары һәм автокресло бүләк иткәннәре өчен район автоинспекторлары һәм Лилия Вахитовага зур рәхмәт сүзләрен җиткерәбез, эшләрендә уңышлар телибез, - диделәр Светлана һәм Евгений Шурбиннар.

Шурбиннар гаиләсенә автокресло тапшыру тантанасында районның социаль яклау бүлеге начальнигы Зөлфия Юсупова да катнашты. Ул чын күңелдән Шурбиннар гаиләсенең шатлыгын уртаклашты һәм аларга сәламәтлек теләде.

Чара барышында Шурбиннар гаиләсенә һәм балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләре һәм куркынычсызлыгы буенча белешмәлекләр, яктылык кайтаручы элементлар һәм балалар уенчыклары тапшырылды. Автоинспектор Рамил Шәрәпов гаиләгә машинада автокреслоны урнаштырырга ярдәм итте һәм кечкенә Елисей өенә автокреслога утырып кайтып китте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев