Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Автоинспекторлар Чүпрәле “Акчарлак” лагерында булдылар 

Балалар юл травматизмын профилактикалау һәм яктылыкны кайтаручы элементны популярлаштыру максатыннан, "Акчарлак» балалар сәламәтләндерү лагерында “Юл хәрәкәте иминлеге“ дәүләт оешмасының Буа территориаль бүлеге җитәкчесе Анна Сергудаева һәм Чүпрәле районы ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә станцияләр буенча чара - уен үткәрелде. 



Чара башланыр алдыннан РФ Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча Эчке эшләр бүлеге начальнигы, полиция подполковнигы Рөстәм Мөхәммәтҗанов чыгыш ясады, юл һәлакәтләре нәтиҗәсендә никадәр кешенең вакытсыз корбан булуын төгәл саннарда атады. “Ун елга якын сузылган Әфган сугышында 15 мең чамасы солдат һәм офицерыбызны югалттык. Бер ел эчендә шушы кадәр үк кешенең Россия юлларында һәлак булуы бик тә кызганыч”, - диде полиция хезмәткәрләре башлыгы. Чарада балалар юл-транспорт травматизмын профилактикалау, юл хәрәкәте кагыйдәләрен саклауның әһәмияте һәм тәүлекнең караңгы вакытында киемдә яктылыкны кайтаручы элементлар йөртү кирәклегенә төп басым ясалды. Чара дәвамында балалар үзләрен бик тәртипле, игътибарлы һәм юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен белүләрен күрсәттеләр. Балигъ булмаганнар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре саны арту сәбәпле, ЮХИДИ бүлеге начальнигы, полиция майоры Анатолий Михайлов балаларны юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә, бигрәк тә велосипед белән идарә итүчеләр, роликлы тимераякта, самокат һәм скейтбордларда йөрүчеләрне игътибарлы булырга чакырды. Соңыннан барлык балаларга юл әлифбасы һәм бүләкләр тапшырдылар. 
"Тәҗрибә күрсәткәнчә, мондый чаралар укучыларның юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнү һәм аларны практикада куллану белән кызыксынуларын арттырып кына калмыйча, юлда үз - үзеңне тоту күнекмәләрен ныгытуга да ярдәм итә», - ди ЮХИДИ бүлекчәсенең муниципаль хезмәткәре Светлана Мигулкина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев