Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Армиягә баручы Чүпрәле егетләре медкомиссия үтә

1 октябрьдән Россиядә, шулай ук, республикада, районда да армиягә көзге чакырылыш кампаниясе башланды, ул агымдагы елның 31 декабренә кадәр дәвам итәчәк.

7 октябрьдә, Чүпрәле районның чакыру пунктында,  армиягә барырга тиешле гражданнарның сәламәтлеген тикшерү буенча медкомиссия эшли башлады. Аның эше өч көнгә сузылачак. Ә 15 октябрьдә хәрби хезмәткә чакырылучылар өчен Буа шәһәрендә күчмә медкомиссия оештырыла. Биредә армиягә чакырылучыларны Казан табиблары тикшерәчәк.

Әлеге чараның төп этабы булып егетләрнең медицина комиссиясен узу өчен хәрби комиссариатка килүе тора, барлык нәтиҗәләр нигезендә табиблар Россия Кораллы Көчләре сафларына чакырыла торган яшь егетнең «яраклылыгын» билгеләячәк. 

Реклама

–Безнең егетләр мондый чараларны чит күрми: комиссия үтәргә дә теләп киләләр, армиягә алынудан да качып йөрмиләр. Медицина тикшеренүе эшен башлап җибәрдек менә, аннан соң егетләр һәм аларның әти-әниләре өчен “Армиягә алынучы көне” чарасын оештырачакбыз. Ә көзге чакырылышта Ватанны саклауга 46 Чүпрәле егете барачак,- ди район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X