Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Апаслылар Чүпрәледән Альфред Хәйруллиның тәҗрибәсен өйрәнә

Бүген тәҗрибә өйрәнү максатыннан Альфред Хәйруллин җитәкчелек иткән “Дуван бакчалары” крестьян – фермер хуҗалыгына Апас районыннан 50 кешелек делегация килде.

Аның составында Апас муниипаль районы башлыгы Равиль Хисаметдинов, авыл җирлекләре башлыклары һәм шәхси эшмәкәрләр бар иде. Кунакларны Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Марат Гафаров каршы алды һәм җиләк – җимеш үстерү буенча Россия күләмендә танылып килүче әлеге хуҗалыкның уңышлары турында сөйләде.
Исегезгә төшерәбез, Альфред Хәйруллин бу эшчәнлеген моннан дүрт ел элек башлаган иде. Башта алты гектарда гына эшчәнлек алып барган КФХ җитәкчесе ел саен җиләк – җимеш мәйданнарын арттыра барды. Бүген инде ул викторияне һәм кура җиләген 230 гектарда үстерә һәм миллионлаган суммада табыш ала. Аның сүзләренчә, быел җиләкләр өчен табигать бик уңай шартлар тудырган. Г. Тукай сүзләре белән әйткәндә, җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында яуган. Плантацияләрдән 40 тоннага якын виктория җыйганнар. Сембер һәм Мәскәү шәһәрләренең Гулливер супермаркет челтәре кибетләре чират торып җиләкләрне алып киткәннәр. Августның уннарыннан соң кура җиләген җыю башланачак. Аның да уңышы шул чама булыр диләр. 100 гектардан артык мәйданда 101 мең төп алмагач утыртканнар.

Алары да яхшы гына үсеп киткән. Ходай кушса тагын берничә елдан һәр көнне бишәр тонна алма сатачаклар. Апас кунаклары Альфред Хәйруллин сөйләгәнне йотлыгып тыңладылар, сораулар да күп булды. Апастан килгән журналистлар исә Альфред яныннан китмәделәр дә диярлек. Җирле телевидение хезмәткәрләре махсус интервью да оештырдылар. Апас районы башлыгы Р. Хисаметдинов А. Хәйруллиннан Апас җирлегендә җиләк – җимеш үстерү буенча үзенең филиалын ачуны сорады һәм шундый файдалы очрашу оештырганы өчен Марат Гафаровка делегация исеменнән рәхмәт әйтте. Рәсемдә: кунаклар “әле тагын очрашырбыз” дип җиләк үстерүчеләргә уңышлар теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев