Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Анатолий Михайлов: «Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү мөһим»

Мәктәпләрдә уку елы тәмамланды һәм балаларның җәйге каникуллары башланды.

Мәктәпләрдә уку елы тәмамланды һәм балаларның җәйге каникуллары башланды. Җәйге каникул көннәрендә балалар буш вакытларының күп өлешен саф һавада, актив уеннарда үткәрәләр, еш кына куркыныч ситуацияләрдә булалар: автомобиль юллары янында уйныйлар, велотранспортта автомобиль алдыннан баралар, аны узып китәргә тырышалар һәм авария-куркыныч ситуацияләр тудыралар. Бу уңайдан ЮХИДИ начальнигы, полиция майоры Анатолий Михайлов үз киңәшләрен бирә.

— Кечкенә балалар юлларда олылар озатуында гына йөрергә тиешләр. Ун яшькә җитмәгән һәм юлда берүзе булган бала — бу гадәттән тыш хәл,-ди Анатолий Михайлов. 

— Кызганычка каршы, бүген кайбер өлкән җәяүлеләр дә юл-транспорт һәлакәтенә эләкмәс өчен, үзләре дә юл аша дөрес чыга белмиләр.

Ә юлларда балаларның да, өлкәннәрнең дә иминлеге турыдан-туры аларның юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәвенә бәйле.

Юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча тәүлекнең караңгы вакытында юлларда, урамнарда хәрәкәт иткәндә җәяүлеләрнең киемнәрендә яктылык кайтаручы элементлар булырга тиеш. Хәзер яктылык кайтаручы элементлар тегелгән өс-аяк киемнәре дә, букчалар да, аерым фликерлар да сатыла. Исегездә тотыгыз, кием, букчалар, аяк киеме, фликерлар, яктылык кайтаручы беләзекләр җәяүлегә тәүлекнең караңгы вакытында бәрелү ихтималын киметә.

Якын арага яктыртучы фара кабызылган вакытта җәяүлене караңгыда күрергә мөмкин булган ара 25-30 метрны тәшкил итә. Әгәр җәяүле киемендә яктылык кайтаручы элемент булса, бу аралык 130-140 метрга кадәр, ә ерак арага яктыртучы фара кабынган булганда 400 метрга кадәр арта.
Яктылык кайтаручы элементларны куллану җәяүлегә бәрелү куркынычын 65 процентка киметә.

Велосипедчылар өчен

РФ Юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча, 7 яшькә кадәрге балалар велосипедта яисә шәхси мобильлек чараларында тротуарларда, җәяүлеләр юлларында гына йөрергә тиешләр. Әлбәттә, бала үзе генә түгел, аның янында олы кеше булырга тиеш. 7-14 яшьлекләр исә, шулай ук, тротуарларда, җәяүлеләр юлларында гына йөрергә тиешләр, олылар озатуыннан башка да йөрергә рөхсәт ителә. 14 яшьтән өлкәнрәк велосипедчыларга юл кырыенда, тротуар яки җәяүлеләр юлы буенча йөрергә рөхсәт ителә. 

Велосипедчыларга, шәхси мобильлек чараларын кулланучыларга бер кул белән генә яисә рульгә тотынмыйча велосипедны идарә итү, транспорт чарасы конструкциясендә каралмаган очракта пассажирлар ташу, махсус җиһазландырылган урыннар булмаганда 7 яшькә кадәрге балаларны йөртү, юлны җәяүле кичүе аша велосипедта хәрәкәт итеп чыгу тыела.

Скутерлар (мопедлар) 

Кызганычка каршы, ата-аналар балаларына скутер, мопед кебек кыйммәтле һәм еш кына бик куркыныч "енчык"лар бүләк итәләр. Ә менә нәтиҗәләре турында уйламыйлар.
Улына скутер сатып алган күп кенә ата-аналар бу бик җитди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин икәнен тулысынча аңлап бетермиләр. Хәзерге законнар буенча, мопед (скутер) белән 16 яшеннән һәм М категорияле йөртү таныклыгы булганда гына идарә итәргә рөхсәт ителә.

16 яше тулмаган һәм мондый транспорт белән идарә иткән балигъ булмаган баланы тоткарлаган очракта, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиягә җибәрү өчен материал тупланачак. Әгәр балигъ булмаган балага 16 яшь булса, аңа 5-15 мең сум күләмендә административ штраф салыначак, транспорт чарасы махсус тукталышка куелачак.

Юлларда игътибарлы һәм сак булырга кирәк

Исегездә тотыгыз, юл-транспорт һәлакәтенә эләкмәс өчен, юл аша машина йөртүчеләрнең сезгә юл биргәненә һәм бары тик җәяүлеләр кичүе аша гына, ашыкмыйча, кәрәзле телефон аша сөйләшмичә, музыка тыңламыйча, дусларыгыз белән аралашмыйча, юлга игътибарлы булып чыгарга кирәк.

Республикабыз юлларында көн саен диярлек булган күп кенә юл-транспорт һәлакәтләренең сәбәбе — җәяүлеләрнең дә, машина йөртүчеләрнең дә игътибарсызлыгы.

Белешмә

2024 елның 4 аенда җәяүле балалар катнашында 57 юл-транспорт һәлакәте була, аларда өч бала һәлак була, 59ы зыян күргән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев