Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Ана капиталыннан гариза белән мөрәҗәгать итмичә генә айлык түләүләрне билгеләү озынайтыла

Ана капиталыннан ай саен түләү алучы гаиләләр өчен

Ана капиталыннан гариза белән мөрәҗәгать итмичә генә айлык түләүләрне билгеләү 2021 елның 1 мартына кадәр озынайтыла. Бу хакта Россия пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе хәбәр итә.

Исегезгә төшерәбез, әлеге төр түләү балага бер яшь, ике яшь һәм өч яшь тулгач билгеләнү сәбәпле, гамәлдә кагыйдә кысаларында гариза һәм керемнәр турындагы белешмә дә өч тапкыр тапшырылырга тиеш. Яңа Закон буенча әлеге тәртип вакытлыча үзгәртелә, түләүләр гариза белән мөрәҗәгать итмичә генә билгеләнә. Контактлар бүлеге Пенсия фондының территориаль органнары хезмәткәрләре гаиләләр белән элемтәгә керә һәм ана капиталы акчасы хисабыннан ай саен бирелә торган түләү билгеләү хакынла акт төзелә.

“2020 елның июненнән айлык түләүләрне рәсмиләштергәндә керемнәрне исәпләү тәртибенә дә үзгәрешләр кертелде: элеккечә керемнәр турында мәгълумат 12 ай өчен бирелә, әмма әлеге вакыт гариза биргәнчегә  кадәр 6 ай элегрәк исәпләнә башлый”,- дип искәртә Татарстан Пенсия фонды башлыгы Эдуард Вафин.

Татарстанда айлык түләү 9373 мең сум тәшкил итә. Даими рәвештә Россия Федерациясе территориясендә яшәү түбәндәге категориягә караган гражданнар ана капиталы хисабына ай саен акча алу хокукына ия булалар:

Реклама

-           гаиләдәге икенче бала һәм ана - РФ  гражданнары;

-           икенче бала 2018 елның 1 гыйнварыннан соң туган;

-           гаиләдә җан башына керем Россия Федерациясендә узган елның икенче кварталында хезмәткә яраклы кешенең яшәү минимумы күләменнән ике тапкыр артып китмәсә.

Ана капиталыннан ай саен бирелә торган түләү билгеләүне сорап язылган гаризаны Пенсия фонды сайтындагы www.pfr.gov.ru шәхси кабинетта яисә  www.gosuslugi.ru  Дәүләт хезмәтләре порталында, шулай ук алдан язылып куеп Пенсия фондына яисә күп функцияле үзәккә барып тапшырырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X