Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Җан җылысын кеше йөрәгенә салды

Гөлфира апа  үзенең тормыш китабындагы ролен  сокланырлык итеп башкарып китте. 

Ак халатлы шәфкать ияләре  соңгы көннәодә генә үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен  билгеләп үтте. Минем  язмам да шундый кешеләрнең берсе – 40 елга якын гомерен  авылыбыз кешеләренең  сәламәтлеген  саклауга багышлаган  фельдшерыбыз  Гөлфира  Ярулла кызы  Камалова  турында.

Гөлфира апа быелның  январь аенда 80 яшендә арабыздан китсә дә, аның гаять жаваплылык тоеп башкарган намуслы һәм  нәтиҗәле хезмәте авылыбыз халкының  күңелендә яши. Бик күпләргә яшәү сулышы өргән, киләчәккә өмет-ышаныч уяткан  кеше ул.  Гомеренең нәкъ яртысы  ак халат киеп, игелек эшләп үтте аның.

Гөлфира апа  Буа медицина училищесын тәмамлап  кайтып, туган авылы Иске Ишледә  эшли башлый.  1967 елда  Яңа  Ишленең асыл егете - Казан  авыл хуҗалыгы институты студенты  Әсрар Тәуфикъ улы белән тормыш корып  җибәрәләр  һәм ул Яңа Ишле  медпунктына  фельдшер булып урнаша.  Шушы чор эчендә  күпме кешенең гомере өчен көрәшкәнен,  күпме йокысыз төннәр уздырганын үзн генә белгәндер ул.   “Бер төндә  2шәр,  3әр  тапкыр килеп чакыралар иде әнине”, дип сөйлиләр балалары.

Юлсыз, машинасыз заманда, авыруларны район больницасына илтү өчен транспорт эзләп иза чигүләрен,  ат арбасында, тракторда бала таптырулары турында  сөйлиләр аның. Төннәр буе эшләп, ашыгыч ярдәм күрсәтеп кайтып, иртән тагын  эшкә чыгып китә торган була Гөлфира апа.

Намуслы хезмәте белән беррәттән, шәхси тормышын да бик күпләргә  үрнәк итеп кора ул.  Әсрар абый белән  4 бала тәрбияләп үстереп, югары белем бирәләр. Гөлфира апаның  телеңне йотарлык пешергән ризыклары, жепләр тутырып эленгән, күз явын алырдай ап-ак юган керләре, килеп керүгә  сине кочып алырдай булган  нурлы өйләре, ел саен  шау чәчәккә күмелгән,  шаулап  утырган  гөлчәчәк  бакчасы – боларның барысы да  беркем өчен дә  яңалык  түгел. Аның  чигүле  сөлгеләре, эскәтерләре күпме бәйрәмнәрне бизәде?!  Гөлфира апа үзе дә яулыкның  иң агын, киемнең  иң  матурын  киде.  Аның елмаеп торган нурлы йөзен күреп, бу кешенең күңел сафлыгы, эчке халәте  йөзендә чагыла дип уйлый идек.

Реклама

Камаловларның гаилә архивында Әсрар абыйның  Гөлфирасына “Сине роман героена  охшаш итеп күрергә телим” (Хочу видеть тебя  похожим на героиню романа)  дип язып бүләк иткән китабы саклана. Габдрахман Әпсәләмовның  “Ак чәчәкләр” романы  ул. Инде битләре саргаеп беткән  57 яшьлек китап  гаиләдә бүген дә бик кадерләп саклана.

Әйе, Гөлфира апа  үзенең тормыш китабындагы ролен  сокланырлык итеп башкарып китте.  Аның башкарган хезмәте, изге гамәлләре  бу мәкалә кысаларына гына сыймый.  Аның аклыкта, сафлыкта үткәргән гомер юлы ак чәчәкләргә тиң.

Гөлисә Гатауллина, Яңа Ишле авылы.                                    

                                                                                                  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X