Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Алдынгы комбайнчы Илдус Замдиханов

Безнең район урман-күлләргә бай булмаса да, үзенең уңган-булдыклы ир-егетләре белән дан тота. Кече Чынлы авылында туып-үскән, үзенең туган ягын, басу-кырларын яратучы Илдус Мөбарәкҗан улы Замдиханов та шундыйлардан.

Кече Чынлы урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, ул Ульяновск өлкәсендәге шоферлар әзерләү курсында белем ала. Мәктәптә уку елларында исә тракторчы-комбайнчы һөнәрен үзләштереп, әлеге транспортлар белән идарә итүгә хокук бирүче таныклык алып чыга. Аннан соң армиягә чакырыла. Хезмәтнең дә ниндиенә әле, Әфган сугышына эләгә егет. Сугышның бар авырлыгын күреп, исән-имин туган якларга әйләнеп кайтырга насыйп була аңа. Армия хезмәтеннән кайткач та читкә китми, туган авылында төпләнеп кала. Энергиясе ташып торган яшь егеткә "КамАЗ" автомобилен тапшыралар. Малай чактан ук техника җене кагылган егет сынатмый, төрле йөк төяп, рейсларга чыга. Егетнең уңганлыгын, эшен җиренә җиткереп үтәвен күреп, җитәкчелек аңа комбайн штурвалын тәкъдим итә. Быел менә 9нчы сезон “Класс-Тукано” комбайны белән уракта катнашкан. Ел саен диярлек җәмгыять буенча гына түгел, район комбайнчылары арасында да алдынгы урыннарны яулап килә. Агымдагы ел урагында ул үзе идарә иткән "Класс-Тукано" комбайны белән 15 мең центнер ашлык суктыруга ирешкән. Язын-көзен, җәен, урак башланганчы, УАЗ маркалы машина белән җәмгыятьтә сыер савучыларны эш урыннарына илтеп, кайтарып кую эшләрен дә аңа ышанып тапшырган җәмгыять җитәкчелеге. Тормыш иптәше Дания ханым белән алар тигез тормышта ике бала тәрбияләп үстергәннәр, аларның икесенә дә белем алырга, тормышта үз урыннарын табарга ярдәм иткәннәр. Балаларының икесе дә Казан шәһәрендә, кызлары Ильмира банк системасында, уллары исә юл төзү идарәсендә эшлиләр. Дания ханым белән Илдус Мөбарәкҗан улы төп нигезнең утын сүндермичә, балаларының уңышларына сөенеп, туган-тумачаларны каршы алып, озатып яшиләр.

Реклама

Илдусның намуслы хезмәте ел саен төрле бүләкләр белән бәяләнә. Ул Казан шәһәрендә, районда үткәрелгән "Уңыш" бәйрәмнәрендә дә катнаша. Ә андый бәхет һәркемгә дә елмаймый. Моңа бары тик тырыш хезмәт нәтиҗәсендә генә ирешергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев